Яшел зонада парковка өчен питрәчлеләргә штраф яный
Бүгенге көндә Питрәчтә хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелгән.
Парковка - һәр автомобиль йөртүче өчен мәшәкатьле эш. Законны бозмаучы шоферлар машиналарын тиешле урынга куярга тырыша, әмма кар яугач, моны эшләү кыенлаша. Елның кышкы чорында яшел зонага кергән өчен хокук бозуларны административ-техник инспекция терки.
- Әгәр фотографияләрдә яки урыннарда бордюрга машина кергәнлеге күренә икән, бу инде хокук бозу була. Әмма бордюр кар белән капланган һәм ул күренми икән, мондый хокук бозуларны теркәмибез, - дип җавап бирде Питрәч районы АТИ башлыгы Ришат Җиһаншин.
Районда даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Бүгенге көндә Питрәчтә «Яшелләндерелгән территорияләрдә транспорт чараларын урнаштыру» ТР КоАП 3.17 статьясы буенча 16 беркетмә төзелгән. Физик затлар өчен штраф күләме 2 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук АТИ башлыгы теләсә кайсы кешенең тиешле булмаган урында торучы автомобильне фотога төшерә алуын билгеләп үтте. Кадрда, һичшиксез, транспорт чарасының номеры һәм аның чыннан да, яшел зонада торуы күренергә тиеш.
- Хокук бозуларның фотоларын район административ техник иснпекциясенең atipestrecy@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, - дип өстәде Ришат Илдар улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа