Юлда камера торган урыннарны интернеттан карарга мөмкин
Татарстан ЮХИДИ машина юлларында камералар урнашкан урыннар картасын онлайн форматта ясаган.
Юлда камера куелган урынны интернеттан карап була. Бу турыда ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу мәгълүмат «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларында бар. Камераларны карау өчен «Комплексы фотофиксации на дорогах» сылтамасына басарга кирәк.
Шулай ук гибдд.рф сайтында да үзеңә кирәкле белешмәне табып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа