Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Юллардагы куркынычсызлык турында исегездә тотыгыз

Иртәгә 1 сентябрь - яңа уку елы башлана. Димәк, авыл урамнарында укучылар даими йөри башлаячак. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерү өчен менә дигән вакыт.

Районда ел башыннан балалар катнашында җиде авария булган. Аларда бер бала үлгән һәм җиде бала зыян күргән. Зыян күргән балаларның алтысы - пассажир, берсе - мотоцикл белән идарә итүче.
20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” республика профилактик чарасы үтә. Аның кысаларында, район дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны автомобильнең арткы утыргычында махсус креслосыз яки хәвефсезлек каешлары белән каптырылмаган килеш йөртүне ачыклау өчен рейдлар үткәрә.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның мәктәпкә һәм өйгә кайту юллары куркынычсыз булсын өчен, аларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен исләренә төшерегез. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, юл куркынычсызлыгы