«Җәй көне балалар катнашындагы җитди юл-транспорт һәлакәтләре булмады»
Каникуллар - мәктәп укучыларының иң яраткан вакыты. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр: берәүләре – йорт тирәсендә уйный, икенчеләре дуслары белән велосипедта җилдерә. Кызганыч, статистика буенча, нәкъ менә шул вакытта җәяүле балалар арасында җәрәхәт алу очраклары арту да күзәтелә.
- Бәхеткә, җәйге каникуллар вакытында районда балалар катнашында җитди юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде, әмма алда тагын да җаваплы чор, - дип
билгеләп үтте утырыш башында комиссия рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, фикер алышуның төп темасын билгеләп.
Татарстанда балаларны йөртүне оештыруга 800дән артык автобус җәлеп ителгән. Яңа уку елы башлану белән алар безнең район юлларында да йөри башлаячак. Мәктәп автобусларына таләпләр күп, һәм алар барысы да, беренче чиратта, балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел районда автобусларны укучыларның температурасын үлчәү өчен приборлар белән дә җиһазландырырга планлаштыралар.
Утырышта шулай ук мәктәп укучыларының киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеге турында да сөйләштеләр. Бу элемент баланың һәм өлкән кешенең гомерен саклап кала ала. Җәяүлеләр бу хакта уйламый да, тик машина йөртүчеләр белә: караңгыда кешене яхшылап күрү кыен. Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булса, аны тиз арада күреп алып, һәлакәт булдырмый калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа