21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә
Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан - ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.Ленино - Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла.
Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, гәҗит чыгар, әдәби - музыкаль кичә, интелектуаль уеннар укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә.
Туган тел бәйрәме уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары катнашында,"Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Әдәби кичә туган телебез - татар телен саклап калу, телгә карата җылы мөнәсәбәт, телнең кыйммәте һәм телебезне үстерү максатыннан оештырылды. Оештыру эше башлангыч сыйныф укытучысы Абдрахманова Н. Н. тарафыннан оештырылса да, бу чараныәзерләүдә барлык татар теле укытучылары да катнашты. Укучыларның бәйрәм чарасына катнашу, туган телебез - татар телендә үз сәләтләрен күрсәтәсе килү, аеруча уңай тәэсир калдырды. Әдәби кичәне алып бару 4 нче һәм 5 нче сыйныф укычлары Яруллина Илзирә һәм Рахимова Ильзирага йөкләнде. Кызлар, һәрбер әйтеләсе фикерне төгәл,эзлекле, сәнгатьле итеп җиткерә белделәр.
Кичәдә 24 укучы чыгыш ясады. Җырчы кызларыбыз: Миндубаева Алия, Имамиева Фәридә, Яруллина Илзирә, Алинә, Ганиева Рената татар музыкасының милли үзенчәлеген яктыртып, музыкаль номерларын югары дәрәҗәдә башкардылар. Бәйрәмебезне мәгънәле һәм дәртле җырлар: , "Мин яратам сине, Татарстан", "Гармун алыйк әле, дускай,", "Туган телем", "Эх, алмачачлары" һ.б. яңгырады.
Әдәби кичәнең зур өлешен Г.Тукай. Ш.Маннур, Х. Туфан, М.Җәлил, Зөлфәт кебек бөек татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр сөйләнде. Укучыларның шигырьләрне аңлаешлы һәм сәнгатьле итеп. Г.Тукаебызның сүзләренә язылган "Туган тел" җырын, инде традициягә әйләнгәнчә, күмәк башкардылар.
Кичә җылы һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа