Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ә без Сабан туена барабыз

Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез килеп җитте. Әле 921 елда ук Багдадтан килгән Ибн Фадлан үз хезмәтләрендә әлеге бәйрәм турында язып калдырган. Без районда яшәүчеләргә "Ни өчен Сабантуйга барасыз?", дигән сорау бирдек.


Лилия: - Мин Сабантуйга ел да барам. Чөнки бармый хәлем юк. Миңа эшләргә кирәк. Сабантуйның һәр мизгелен истә калдырырга кирәк. Кичен генә сулу алырга була. Без бөтен бәйгеләрне, уеннарны, мәйданнарны йөреп чыгабыз. Сабантуй рухы миңа бик тә таныш. Ә халкыбыз матур итеп ял итә, күңел ача белә безнең.
Рәис: - Сабантуй минем өчен иң мөһим бәйрәм. Мин ат чабышларын бик яратам. Бу шулкадәр җәлеп итә троган күренеш! Аны берни белән чагыштырып булмый. Шунысы кызганыч, ат чабышлары барганда, көрәш тә башлана. Шуның өчен йә ат чабышы, йә көрәшне сайларга туры килә.
Мөнирә: - Без Сабан туена гаиләбез белән бергә төшәбез. Иң элек прологны карарга ашыгабыз. монда районның бөтен бизәге, мактанычы күрсәтелә. Боларны күреп, күңелдә район өчен горурлык хисе уяна. Чыгыш ясаучылар арасында таныш йөзләрне күрү бик рәхәт була. Талантларыбыз күп бит безнең! Сабантуйның иң онытылмас мизгеле, билгеле инде, бөтенебез җыелышып бәйрәм табыны артына утырган мәл.
Илдус: - Ничек кенә әйтмәсеннәр, Сабантуй тормышыбызга бала чагыбызны кайтара, дияр идем. Без бала вакытта гына Сабан туена сөенә идек. Хәзер кичерешләр башка. Шуның өчен балаларыма бәйрәм рухын бирергә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса