Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бүген Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә

Раштуа (Рождество) - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн.

Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.

Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Православие динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, җазык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.

Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса