Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чыты Мишә буенда “Авыл көне” гөрләде

Чытылылар авыл бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Ул җирле халыкны гына түгел, шулай ук бөтен район һәм республика кунакларын да берләштерде.

Чыты авылы тарихы үзенең тамырлары белән ерак 15-16 гасырларга барып тоташа. Моңа дәлилләрнең берсе булып зиратта әлегә кадәр сакланган шул чорның кабер ташлары тора.


Танылган язучы, дин эшлеклесе һәм суфый шагыйрь Мәүлә Колый нәкъ менә шушы авылдан дип санала. Чытылылар үз тарихларын һәм мәдәни традицияләрен саклыйлар. Моңа дәлилләрнең берсе – “Авыл көне” бәйрәме.

Беренче тапкыр аны 2019 елда билгеләп үткәннәр. Пандемия вакытында туктатып торганнар. Быел кабаттан традицияләрне яңартырга булганнар, әмма инде тагын да зуррак масштабта. Бәйрәмнең спонсоры булып Чытыда туган, милли көрәш буенча Россия чемпионы, атказанган тренер, эшмәкәр Вакыйф Тимербаев тора.

– Кайчандыр без, яшьләр, авылыбызда Сабантуйларда көрәштек, бирегә бөтен округтан иң көчле батырлар җыелды. Ул еллардагы бәйрәмнәрне мин әле дә искә төшерәм. Шуңа күрә мин элеккеге традицияләрне яңартырга булдым. Бу минем дусларыма, якыннарыма табигатебезнең матурлыгын, якташларымның кунакчыллыгын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп, –  дип билгеләп үтте Вакыйф Бариевич.

Ул авылга һәм аның халкына даими ярдәм итә. Күптән түгел мәчетне ремонтлау өчен акча бүлеп биргән. Ул шулай ук Сабантуй, итекле хоккей кебек авыл бәйрәмнәренә дә ярдәм итә.

– Без мондый бәйрәмне оештырырга карар кылгач, Вакыйф Бариевич үзе шалтыратты һәм: “Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?” – дип сорады. Мин аны борчырга теләмәдем. Без үзебез дә башкарып чыгабыз, дидем, әмма ахыр чиктә ул барыбер безгә ярдәм итте, ул үзе шулай карар итте. Менә боларның барысы да аның эше. Мин туган җиребезнең шундый уллар үстерүенә бик шатмын, – дип уртаклашты бәйрәмне оештыручы, Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.  

Бу көнне сәхнә янында төрле уеннар узды, анда теләгән һәркем үз көчен һәм җитезлеген күрсәтә алды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар гер күтәрде, армреслингта катнашты, майдан буйлап зур кул рәвешендәге үзенчәлекле костюмнарда йөгерделәр. Лотерея уены  бик күп кешене үзенә җәлеп итте, барысы да  кем нинди бүләк отар икән дип кызыксынып карап торды.    

Бәйрәмнең үзенчәлеге булып иң титуллы спортчылар ярышкан милли көрәш тора. Төп бүләк – квадроцикл – Чытыда калды, аны Азат Яруллин яулады. Икенче урынны Эльдар Хәмитов, өченче урынны Булат Мусин яулады. Ике көрәшче дә бүләккә телевизор алды.  

Авылның өлкән яшьтәге кешеләре дә читтә калмады. Гомер буе җирле колхозда эшләгән хатынкызларга ак яулыклар өләштеләр. Вакыйф Тимербаев авыл мәктәбенә музыкальный центр тапшырды, ә мохтаҗ бер гаилә бүләккә суыткыч алды.

Бәйрәмне танылган татар артистлары – Рөстәм Закиров, Газинур Фарукшин, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Фирдүс Тямаев, Гөлназ Солтанова бизәделәр.

Ришат Фазлыйәхмәтов районның даими кунагы,Чыты авылында ул берничә тапкыр концертлар оештырган.

– Минем монда язын юеш, пычрак вакытта гына килгәнем булды. Монда чыннан да табигать бик матур. Аеруча да җәен, –  дип өстәде ул.

Ахырда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Бу аның Чытыга беренче визиты. –

Питрәчкә без еш киләбез, ә Чытыда мин беренче тапкыр. Мине җылы каршы алдылар, пылау һәм чәй белән сыйладылар. Мондый бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә, шатлык һәм илһам бирә. Бер очрашу – үзе бер гомер, –  дип уртаклашты җырчы.

Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса