Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль матур шоу белән тәмамланды

Район мәдәният йортында "Питрәч йолдызчыгы" гала-концерты булып узды. Анда фестивальнең район сайлап алу турларында җиңгән якынча 100 бала катнашты.

Гыйнвар ахырында "Питрәч йолдызчыгы" район фестиваль-бәйгесе старт алды. Ул ел саен Питрәч муниципаль район башлыгы ярдәме белән үткәрелә. Быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Анда 687 яшь талант катнашты.
Сайлап алу бәйгеләре районның 6 зонасында үтте. Аларда җиңүчеләр финалга чыкты. 7 нче март көнне "Питрәч йолдызчыгы" фестивале гала-концерт белән тәмамланды.
"Шунысы куанычлы, "Питрәч йолдызчыгы" район фестиваль-бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта. Әлеге бәйге яшь талантларны ачарга, аларга алга таба үсәргә мөмкинлек бирә", - диде "Питрәч йолдызчыгы" район фестиваль-бәйгесен карарга килгән күпсанлы тамашачыларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин. Ул очрактан файдаланып, район башлыгы исеменнән барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. Бу көнне Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә яшь талантлар куйган искиткеч матур концерт алар өчен зур бәйрәм булды. Ә әниләр, әбиләр өчен үз балалары, оныклары чыгышыннан да зуррак бүләк була аламы?!
Елдагыча, номинацияләр бик күп иде. Район бәйгесендә катнашучылар үз талантларын төрле яктан ачты. Сәхнәгә чыгучының иң яшенә 3 яшь булса, иң олы катнашучыга 21 яшь иде. Шунысы куанычлы, быелгы "Питрәч йолдызчыгы" яңа исемнәргә бай иде. Мәсәлән, Кощак мәдәният йорты каршында оештырылган хореография коллективы һәм Ленино-Кокушкино авылы хореография ансамбльләренең чыгышы тамашачыны гына түгел, жюрины да куандырды.
Салкын Чишмә авылында да вокал һәм хореография коллективлары барлыкка килгән.
Район мәдәният бүлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова сүзләренә караганда, бәйгедән районның бер генә торак пункты да читтә калмаган. "Питрәч йолдызчыгы" район бәйгесе нәтиҗәләре буенча 33 - 3 нче урын, 36 - 2 нче урын һәм 29 - 1 нче урын бирелгән. Гала-концертта чыгыш ясаучы барлык катнашучылар да Диплом һәм медальләр белән бүләкләнгән. "Божья коровка" вокаль ансамбле һәм Альберт Хаммадиев гран-прига лаек булды.
"Питрәч йолдызчыгы" район фестиваль-бәйгесе "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең беренче этабы булып тора. Район бәйгесендә җиңүчеләр "Созвездие"-"Йолдызлык"ныңзона турында катнашачак. Ул 20-21 мартта Лаешта узачак. Питрәчтән анда 23 номер тәкъдим ителәчәк. Бүген яшь талантлар яңа сынауларга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X