Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халыкны яклаучы һәм гаилә учагын саклаучы

Бүген православие дине тотучылар Изге Ананың Казан иконасы табылган көнне билгеләп үтә. Бу христиан дине тотучыларның иң яраткан иконасы. Яңа өйләнешүчеләргә кәбен кыйганда да нәкъ менә аны бүләк итәләр, дин тотучы гаиләләрдә яшь бала караваты баш очына да аны куялар.

Көчле авырулар вакытында савыгу сорап та аңа мөрәҗәгать итәләр, озын юлга чыгучылар да сәяхәткә үзләре белән аны ала. Ул бик күп тапкырлар илне дошманнардан саклауда да ярдәм иткән.

Изге Ананың Казан иконасы тарихы XVI гасырдан башлана. 1579 елның җәендә Казанны коточкыч ут камап ала. Янгын сүнгәч, тугыз яшьлек Матрона исемле кызның төшенә Изге Мәрьям Ана керә һәм көл арасыннан үзенең сүрәтен эзләп табарга куша. Нәни кызчыкка башта беркем дә ышанмый. Ә төш тагын берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң гына епископка мөрәҗәгать итәләр һәм сүрәтне эзли башлыйлар. Истәлекләргә караганда, көллекне нәкъ менә Матрона үзе актара башлагач кына, Изге Ананың Казан иконасы табыла. Сүрәтне бик кадерләп Изге Николай чиркәвененә алып керәләр, келәү итәләр һәм анан соң, Казанда Иван Грозный тарафыннан иң берече итеп салынган Благовещение соборына илтәләр. Шул вакытта ук иконаның могҗиза тудырырга сәләтле икәне ачыклана. Тәре йөрешендә катнашкан ике сукырның күзе шунда ук ачыла. Патша икона табылган урында монастырь салырга боера, иконаның күчермәсен тиз арада Мәскәүгә җибәрәләр. Изге Ананың Казан иконасы Россияне берничә тапкыр дошманнардан коткаруда булыша. Болгавыр елларда Мәскүне ялган патшалардан азат итү өчен халык гаскәрләре яуга нәкъ менә шушы икона белән чыга. Полтава сугышы алдыннан Петр беренче дә үз гаскәрләре белән башта Изге Ананың Казан иконасы алдында келәү итә. 1812 елда француз наскәрләренә каршы сугышка керү алдыннан да солдатлар бу икона алдына килеп Ходайдан ярдәм сорый. 1941 елның көзендә фашистлар Мәскәү янына ук килеп җиткән вакытта, самолет Изге Ана иконасы белән шәһәрне очып әйләнеп чыккан дигән легенда яши. Бүгенге көндә Казанда икона табылган урында Казан соборы төзелеп килә, елга ике тапкыр Изге Ананың Казан иконасы белән шәһәрдә зур Тәре йөреше үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса