Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хыяллар тормышка аша...

11 июль көнне районда берьюлы ике зур вакыйга булды - Пановка авылында күпфункцияле үзәк ачылды һәм Осиново бистәсендә яңа фатирлардан ачкыч тапшыру тантаналары иде бу. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың башка абруйлы кунаклары катнашты.

Җомга көнне Пановка авылы урамнарында халык күп иде: сала кешеләре яңа күпфункцияле комплекс ачу тантанасына җыелган. Элек авыл мәдәният йорты җирле төзәтү колониясенең иске казна бинасында урнашкан булган. Бүген пановкалыларның авылны балкытып торучы мәдәни үзәкләре барлыкка килгән. Мәдәният йорты залы 200 кеше сыйдырышлы итеп ясалган.
- Бу сөенечле хәлләр Татарстан Республикасы җитәкчелеге сәясәте нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде пановкалыларны сәламләп Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Боларның бөтенесе җөмһүриятебез Президенты инициативасы аркасында мөмкин булды. Авылны, халык традицияләрен, мәдәниятне, телне саклау өчен нәрсә кирәк? Иң элек, кечерәк булса да, мәктәпләр, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл мәдәният йортлары кирәк. Анда балалар төрле түгәрәкләргә йөрсә, өлкәнрәкләр аралашып торачак.
Фәрит Мөхәммәтшинның фикерен районыбыз җитәкчесе Эдуард Дияров дәвам итте:
- Үзгәртеп төзү, модернизация, төзелеш өчен районга 530 миллион сумнан артык акча килде. Моның өчен Татарстан Президентына зур рәхмәт!
Бирегә җыелганнарны шушы истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Газпром трансгаз Казан" оешмасы генераль директоры Рәфкат Кантюков һәм башка кунаклар котлады.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа бина хуҗаларына 100 мең сумлык сертификат та бүләк итте. Шулай ук Пановка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Олег Козыревка һәм "Төзүче+" оешмасы прорабы Александр Тубановка районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.


Район башлыгы Эдуард Дияров, үз чиратында, "Төзүче+" оешмасы төзүчеләренә үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Һәм менә, ниһаять, көтеп алган мизгел җитә. Ал тасма киселә. Мәдәният йорты ишекләре киң итеп ачылды. Ә яңа сәхнәдә авыл халкы өчен беренче концерт куелды.
Дәүләт Советы Рәисе бу көнне "Үшнә" балык хуҗалыгында да булды. Монда ул балык үрчетүнең заманча алымнары, шартлары белән танышты. Аны район башлыгы Эдуард Дияров озатып йөрде.
Аннары югары кунаклар Осиново бистәсендәге тантанага китте. Монда яңа фатирларга ачкыч тапшырдылар. Бу юлы 33 кеше яңа фатирлы булды. Алар арасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. Бәхетлеләр аны социаль ипотека программасы буенча алды. Ә дүрт ятим балага торакны социаль найм аша бирделәр.
Соңгылары исеменнән медицина көллияте тәмамлаган Елена Клушина чыгыш ясады.
- Мин 2008 елдан фатирга чиратка баскан идем. Һәм менә бүген минем дә хыялым тормышка ашты - фатирлы булдым, - диде ул куанычын эченә сыйдыра алмыйча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X