Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң яхшы почта хезмәткәрләре

Район газеталары "Вперед"-"Алга" редакциясе почта хезмәткәрләре арасында игълан иткән бәйгегә йомгак ясады, җирле басмаларга иң күп яздыручыларны билгеләде. Болар - Питрәч, Белкино һәм Татар Казысы почта бүлекчәләре хезмәткәрләре.

Бәйге шарты буенча җиңеп чыкканнар турында газетада мәкалә һәм фоторәсем бирелергә тиеш. Без вәгъдәбезне үтәп, бүген, кадерле укучыларыбыз, алар турында кыскача язып үтәбез.
1 нче урынны яулаган Питрәч почта элемтәсе үзәге 2836 шәхси хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Монда Осиново бистәсе дә керә. Почтальоннар 1511 кешене район газеталарына яздырган. Үтәлеш коэффициенты - 0,53. Бу район почта элемтә бүлекчәләре арасында иң зур күрсәткеч. Сөенечле хәбәрне иң элек почта элемтә үзәге башлыгы Надежда Журавлевага җиткердек. Ул коллективны җыячагын вәгъдә итте һәм без, шимбә иртүк, редакторыбыз Николай Александров белән оешмага юл алдык. Башлык бүлмәсендә 7 почтальон - хатын-кызлар утыра иде. Ә безнең бүләгебез бер генә. Надежда Михайловна җирәбә салып, бәхетле бүләк иясен билгеләргә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне һәммәсе дә хуплады. Шулай итеп, бүләк - урын-җир комплекты Ольга Стрелковага чыкты. Ул почтада 3 ел эшли. Әле яшь кенә булса да, инде аны Питрәчтә белмәгән кеше юк. Ачык күңелле почта хезмәткәренә бигрәк тә пенсионерлар еш мөрәҗәгать итә икән. Ул аларны өйләренә барып, вакытлы матбугатка, шул исәптән, район газетасына да яздыра.
Икенче урын - Белкино почта бүлекчәсенә туры килде. Монда 90 шәхси хуҗалык бар. Район газетасы "Вперед"ка 44 кеше язылган. Бу ярты авыл дигән сүз. Монда үтәлеш коэффициенты - 0,48. Шулай итеп Белкино почта бүлекчәсе чәй сервисына ия булды. Без почта мөдире Екатерина Петровага шатлыклы хәбәрне җиткердек. Ул моңа бик куанды, яңа елда сөенечле хәбәр җиткерүебез өчен рәхмәтен җиткерде. Әмма бүләкне сөйләшенгән көндә килеп алырга җае чыкмаган.
Өченче урын Татар Казысы почта бүлекчәсенә туры килде. Монда 123 шәхси хуҗалык и исәпләнелә. Үтәлеш коэффициенты - 0,36. Бер почтальон - Садриева Гөлия бөтен авылга хезмәт күрсәтә. Сөенечле хәбәрне аларга телефон аша җиткердек. Сөйләшенгән вакытка мөдирләре Гайшә Шакирова килде. Бүләгебез - стакан җыелмасын редакциядә аның кулына тапшырдык. Гайшә ханым почтада 27 ел эшли икән инде. Хәзер бөтен уңайлыгы, шартлары булган бинада, заманча техника - компьютер артында эшләүләрен әйтеп үтте.
- Кәгазь-документ эшләрен көнендә үк бетерәбез. Бик уңайлы, тиз ияләндем", - диде ул.
Шулай итеп, редакция үткәргән бәйгегә йомгак ясалды, урыннар, бүләкләр билгеләнде.
Без, үз чиратыбызда, әлеге почта бүлекчәләре, шулай ук башка торак пунктлардагы почта хезмәткәрләренә әбүнә кампаниясендә тырышып эшләүләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу юлы җиңә алмаганнар, киләсе бәйгеләрдә лаеклы урын алырлар, дип ышанып калабыз.
Питрәч почтальоннары: 1 нче бүләк иясе Ольга Стрелкова (сулдан уңга)
3 нче бүләк иясе Гайшә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса