Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җиңеп кайттылар

Алабугада "Яшь төзүче" җәйге сәламәтләндерү лагеренда "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларның Х республика үзешчән сәнгать фестивале үтте.

Быел шәһәргә республиканың 19 шәһәреннән һәм районнардан 200 дән артык яшь хокук тәртибе саклаучылар җыелды. Алар хөкемдарлар игътибарына визит карточкасы, әдәби-музыкаль композиция, "Учак янында җыр" конкурсында иҗади сәләтләрен күрсәтте. Фестиваль программасына "Лазертаг" ("Легион-16" командасы үткәрде) хәрби-патриотик уены керде.
Фестивальдә районыбыз командасы да катнашты. Аның составында: Алина Тяжелова, Вадим Макаров, Диана Григорьева, Сабир Янов, Снежана Николаева, Ирина Макарова, Аделина Иванова һәм Анастасия Харченко. Команда диплом һәм "Визит карточкасы" номинациясендә III урын өчен истәлекле диплом, фестивальдә актив катнашкан өчен дипломы белән бүләкләнде. 1 нче мәктәп укучысы Вадим Макаров "Фестиваль йолдызы" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Фестиваль "Яшь төзүче" лагеренда гына түгел, беренче тапкыр шәһәр мәйданчыкларында да барды. Тамашачылар сыйфатында Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр һәм яшьләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса