Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Җирле шагыйрәбезгә 55 яшь

Ул әле "Юл читендә ялгыз каен" китабы авторы да. Сүзебез Юныс авылыннан Нәфирә Гатауллина турында булыр.

Ул безгә даими рәвештә төрледән-төрле темага язылган шигырьләрен юллап кына тора. Киләчәктә дә укучыларыбызны матур шигырьләре белән сөендереп торырга насыйп булсын аңа.

Сезнең игътибарга да аның берничә иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Туган көнемә

Кайчан гына әле нәни идем,

Ялан тәпи йөгерә идем.

Еллар үткәч, әни сизмәсен, дип,

Качып кына өйгә керә идем.

Сагындыра инде ул вакытлар:

Әти-әни әле исән иде,

Йөрәгемне минем әсир итеп

Яшьлегемдә сөю хисе килде.

Яшь вакытлар артта калды инде,

Менә без дә әни, әби инде.

Чәчләр көмеш, маңгайны сыр басса да,

Яшәү дәрте күңелләргә иңде.

Миңа бүген 55 яшь инде,

Мин саулыклар телим үз-үземә.

Мөхәммәтем, балаларым белән

Тигезлектә яшик җир йөзендә.

Еллар үткән

Ел артыннан еллар үтеп китә,

Чәчләргә дә инде чал кергән;

Сагынып яшим үткән елларымны,

Күрешербез, бәлки, кем белгән.

Үткән көннәремне искә алып,

Салмак кына гомерләр үтә.

Яшьнәп үткән яшьлек истә әле,

Ярсу күңел һаман ни көтә?

Кичер мине

Кичер мине сөйгән өчен,

Яратып кочкан өчен,

Мәхәббәтем көз аенда

Адашып калган өчен.

Кичер мине, юлларыңда

Ак томан булган өчен.

Авыр чакта сиңа киләм,

Күңелдә бетсә көчем.

Кичер мине, кичер мине,

Диеп әйтә алмам инде,

Урталарда кара диңгез,

Йөзеп чыга алмам инде.

Янымда булсаң әгәр

Кышлар үтәр, язлар җитәр,

Без исән булсак әгәр.

Бер кайгым да булмас, җаным,

Янымда булсаң әгәр.

Язның салкын җилләре дә

Безне куркытмас, иркәм,

Без бит бергә, без бит парлы

Без бит бәхетле, иркәм.

Майның матур кичләрендә

Парлы ярлар күп икән.

Мин сагынып көтәм сине,

Кил тизрәк син иртән.

***

Сөенәм мин син туганга,

Сөенәм мин син булганга.

Яшьлек ярым, сөйгән ярым,

Дөньяга син туганга.

И раббым

И раббым, насыйп ит син безгә

Җир йөзендә рәхәт яшәүне;

И раббым, насыйп ит син безгә

Тигезлектә бергә яшәүне.

И раббым, насыйп ит син безгә

Озын-озын гомер юллары.

И раббым, бәхет бүләк итсен

Без үстергән ул һәм кызлары.

И раббым, насыйп ит син безгә

Бала, онык бәхете күрергә.

И раббым, насыйп ит син безгә

Якты күк астында йөрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса