Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Изге Николай әти!

Мир Ликейский өлкәсенең Патара дигән шәһәрендә туып үскән Николай әти 19 нчы декабрьдә зурлап искә алып бәйрәм ителә.

Ул тумыштан ук кодрәтләр күрсәтеп, төрле чирләрдән арындырып, изгелек кылып торган. Аның әти-әнисе Феофат белән Нонна бик затлы кешеләр булып саналганнар. Нонна, изге Николайны тудыргач, бик күп тән чирләреннән арынган. Николай аларның көтеп алынган бер генә балалары булган. Ул кечкенәдән үк сак булып, изге тормыш белән яшәгән. Укырга өйрәнә башлагач, Николай бик күңелен салып өйрәнгән. Көне-төне изге китапларга бирелеп, күп вакытын теләк итеп уздырган. Чиркәүгә йөрергә яраткан. Изге тормыш юлыннан барганын күреп, Николай әтине священник дәрәҗәсен башкарырга кулына бер приход тапшырганнар. Изге Николай, священник булып, приход алгач, халыкны дингә, изгелеккә, Алланы белергә өйрәткән. Гел ураза тотып, изге эшләр эшләп торган. Аталарыннан калган малны ярлыларга, мескеннәргә өләшеп бетергән. Кеше күреп, мине мактамасын дип, тиешле сәдакәсен аулакта биргән. Аны халык бик сөйгән, барысы да үз аталары күк итеп торганнар. Ул вакытларда дин тотучыларны бик кысканнар. Изге Николай бик газап күргән. Аны өтермәнгә ябып, ач тотып, тимер богаулар белән бәйләп азаплаганнар. Азапланса да түзеп, башкаларны да Евангелие сүзе белән юатып, ныкландырып, Аллага ышандырып торган.

Изге Николай әти бик картаеп, 94 яшенә җитеп, 530 нчы елда җан биргән. Аның тәнен Мира шәһәренең соборына куйганнар. Николайның тәне черемичә, тәмле исле булып, күп еллар өскә калкып торган. Аңа ышанып тиенүчеләр нинди чир белән авырса да төзәлгән. Хәзерге вакытта да Николай әти, теләк итеп сорый белүчеләргә дөрес юлны күрсәтеп торучы Алладан җибәрелгән изге. Аны рус халкы бик хөрмәт итә. Хәтта татар халкы арасында да яратып табынучылар бик күп. Аның исемен йөртүче чиркәүләр, монастырьлар да күп бездә. Шушы изгенең исемен йөртүче приход Керәшен Сәрдәсе авылында да салынган.

Изге Николай әтинең тәне 1087 елдан бирле Италиянең Бар дигән шәһәрендә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса