Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да

"Сударушка" фольклор ансамбленә 35 яшь тулды. Ул элеккеге кошчылык фабрикасы каршында оеша. Әлеге хуҗалык хәзер "Ак барс" кошчылык комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип атап йөртелә.

Юбиляр коллективны Ленино-Кокушкино авылы яшьләр үзәге сәхнәсендә хөрмәтләделәр.
Анда йөрүчеләр барысы да кайчандыр әлеге предприятиедә эшләгән. Алар бүген дә яшь күңелле, актив тормыш алып бара, хезмәт коллективында, авыл һәм районда уздырыла торган барлык җәмәгать чараларында актив катнаша. Алар гел яшьләр белән аралашып тора, үсеп килүче яшь буынга үзләренең иҗат серләрен төшендерә. Шуңа күрә бу кичәдә аларны "Бусинка", "Барби", "Ритм", "Божья коровка" кебек балалар ансамбльләре котлады.
Бу көнне иҗат коллективын шулай ук Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов, район мәдәният бүлеге, район ветераннар (пенсионер) оешмасы вәкилләре, Питрәчтән "Калинушка", Колайдан "Рябинушка" фольклор ансамбльләре тәбрик итте.
Юбиляр коллектив бу көнне тамашачыларга иң яхшы номерларыннан гына торган бик матур концерт тәкъдим итте.
Кичә барлык иҗат коллективларының уртак чыгышы белән тәмамланды. Алар һәркем яратып башкара торган "Так будьте здоровы, живите богато" җырын җырлады.
Без, үз чиратыбызда, "Сударушка" ансамбленә иҗат ялкыннары, сүнмәс дәрт, саулык-сәламәтлек һәм ветераннар арасында уздырылучы үзешчән башкаручыларның "Балкыш" II республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса