Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китаплар яратуым һөнәр сайлауда ярдәм итте

Валентина Капитонова утыз елга якын гомерен китапханә эшенә багышлый. Еллар үткән саен әлеге эшкә мәхәббәте ныгый гына бара, бу аның тормыш мәгънәсенә әйләнде.

- Мин үземне белә-белгәннән бирле китап яраттым, аларны йотлыгып укый идем. Башта балалар китапханәсенә йөрдем, аннары олыларныкына, - ди Валентина Александровна. - Әти-әни әдәбият җыйды, алар да һәрвакыт китап укый иде. Ничек китапка тартылмыйсың инде. Хәзер минем үземнең шәхси китапханәм бар.
Мәктәптән соң ул, ни өчендер, мәдәният институтына барырга уйламаган. Иптәш кызлары белән бергә кулинария училищесына документларын тапшыра. Аннан соң 10 ел пешекче булып эшли. Читтән торып сәүдә техникумына, институтка укырга керә. Әмма үзенеке түгеллеген бик тиз аңлап ала ул, укуын ташлый.
Кайчак язмыш үзе хәл итә. Валентина да үз һөнәре остасы булып беткәч, тормышын кискен үзгәртә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында Питрәч үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлегенә килә. Төгәлрәк әйтсәк, аның беренче эш көне - 1987 елның 19 октябре. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала.
- Сыйныфташлар белән очрашкан вакытта минем китапханәче булуымны белгәч, беркем дә гаҗәпләнмәде, - ди ул. - Барысы да минем китап яратканымны яхшы белә. Мин дәрес вакытында да китаптан аерыла алмый идем.
Соңрак, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегенә килгәч, әлеге эшкә бөтен күңелемне бирдем. Китапханәнең заманча йөзе бөтенләй башка.
- Хәзер китапханәдә яшьләр бик күп эшли, - ди Валентина Александровна. - Эш тә үзгәрде. Китап биреп тору, бу әле эшнең бер өлеше генә. Республика бәйгеләрендә катнашабыз, грант эшләре әзерлибез. Мәгълүмати материаллар бик күп килә, алар белән танышып барырга, үзләштерергә, яңа әдәбиятны укып чыгарга кирәк. Үзең белми торып, укучыга кайсы китапны тәкъдим итәсең. Элекке укучыларга нәрсә кирәклеген дә яхшы беләсең. Яңа кешеләр килгәч, мин аларга бу турыда әйтәм.
Кайсы китапның кайда ятканын яхшы хәтерлим. Кайбер укучылар моңа гаҗәпләнә дә әле. Укучыларның эшебездән канәгать калуы өчен тырышабыз.
- Үзегез нәрсә укырга яратасыз?
- Антон Чехов әсәрләрен. Шулай ук Шарлотта Бронтеның "Джейн Эйр", Лев Толстойның "Анна Каренина"сын күп тапкырлар укып чыктым, - ди Валентина.
Китапханәдә егерме елдан артык аның җитәкчелегендә "Хуҗабикә" клубы эшли. Клуб эшчәнлеге турында күп тапкырлар яздык. Кайбер очрашуларда үземнең дә катнашканым бар. Әлеге очрашулар һәрвакыт кызыклы, үзенчәлекле уза. Яңа әдәбият, белгечләр, кызыклы шәхесләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар, викторина һәм башка бик күп мавыктыргыч чаралар булып кына тора.
- Мин эшемне бик яратам, - ди Валентина Капитонова. - Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Эшемне зур канәгатьлек белән шатланып башкарам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса