Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күннәргә олы бүләк

Әле яңа гына җирле редакциядә Рәшидә Галәвиеваның "Күн урта мәктәбе тарихы" дип аталган тарихи-библиографик китабы дөнья күрде. Китап тышында - авторның мәктәптә эшләгән елларында төшкән фотосурәте.

Әйтерсең, ул укучыга елмаеп, нидер әйтергә тели, чакыра сыман. Китап "Багышлау" дигән кереш сүздән башлана. Рәшидә апа анда кыскача гына китапның эчтәлеген яза, укучыга мөрәҗәгать итә. "Күн урта мәктәбе тарихын язарга һәм аны киләсе буыннарга ташка басып калдырырыга булдым. Кемнәр килгән, кемнәр киткән, нинди яхшы эшләр калдырган? Якыннары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында нинди истәлекләр сөйлиләр - болар барысы да мине кызыксындыра", - ди ул.
Саф татар телендә бик аңлаешлы, үтемле итеп язылган текстларда Күн авылының бүгенгесе дә, борынгы үткәне дә, аның кешеләре, танылган шәхесләре, мәгърифәтчеләре турында бик җентекләп, фактлар белән үрелеп языла. Пимәр авылында туып-үскән, Күн авылында гомер иткән, 40 елын балаларга белем бирүгә багышлаган педагог Күн кешеләренә бик зур бүләк әзерләгән. Аны һәрбер гаилә алып укырлык, ул кадерләп саклана торган ядкарь. Чөнки ата-бабалары, үзләре турында язылган истәлекләр белән тулы. Аны кулыңа алсаң, ахырына кадәр укып бетерми мөмкин түгел. Ул магнит кебек тарта, тагын нәрсәләр язылды икән, дип кызыксынасың. Китапның башында ук Күн белем йортында директор булып эшләүчеләр исемлеге бирелгән. Аннары авылның тарихи үткәне, чишмәләре, басу, чүнник, юл, күпер исемнәре турында языла. Авыл кешеләренә, тирә-як авыл халкына төпле дин һәм дөньяви белем бирүче Габделкадыйр Гыйсмәти турында җентекләп сөйләнә. Күнне киләчәктә яшәтүче өч буын гаиләләр исемлеге бирелә. Алар аз түгел - 52. Аннары мәктәптә эшләүче укытучылар исемлеге, аларның нинди фәннән укытуларын күрсәтеп яза Рәшидә апа. Һәм иң әһәмиятлесе 1974-2009 елларда Күн мәктәбендә укып, аны тәмамлаганнар турындагы язма һәм аларның тулы исем-фамилияләре. Тагын шунысы игътибарга лаек, китап уртасында фотосурәтләр куелган. Анда мәктәп директорлары, укытучылар, автор үзе, укучылар, мәктәп активы һәм башка күп рәсемнәр урнаштырылган. Мәгълүматны туплый белгән Рәшидә апа! Үзе әйтмешли, 25 яшьтән истәлекләр язып бара башлаган, хәзер шуларны китап итеп бастырды. Бу китапны ул Күн мәктәбенең олуг юбилеена - 120 еллыгына багышлап, үз тырышлыгы, үз средстволарына чыгаруын да әйтергә кирәк. Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елына да бер дигән хезмәт бу! Кызганыч, тиражы бик аз - 150 данә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса