Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Коймак, кайнар чәй һәм күңелле бәйгеләр

Якшәмбе көнне наратлыкта традицион бәйрәм - Май чабу яки "Кыш озату" бәйрәме узды.

Бәйрәм иртәнге 10 да башланып китте. Бирегә җыелучыларны дәртле көй һәм күңелле ыгы-зыгы каршы алды.
Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Руслан Камалов ачып җибәрде. Ул питрәчлеләргә исәнлек-саулык, күңелле ял теләде. Һәм олылар өчен дә, балалар өчен дә күңелле уеннар башланып китә. Бу көнне һава торышы да чын язгыча иде. Әле яңгыр явып алды, әле кар явып китте. Ләкин күңел ачарга җыелган питрәчлеләрнең кәефен табигать көйсезлеге генә төшерә алмады, уеннар кызганнан-кыза барды.
Иң кызыклы бәйгеләрнең берсе - "Утын әзерләү" иде. Монда ике команда җитезлектә, тизлектә сынашты. Дүрт кешедән торган команда әлеге биремне бик тиз ерып чыкты. Берничә минут эчендә бер өем утын турап мич янына илтеп тә куйдылар.
Коймак дигәннән, район үзәге мәктәпләре һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре бу көнне барлык кешене тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлап торды. Кунаклар коймакны мактый-мактый ашады.
Берзаман мәйданда Кыш бабай һәм Кар кызы килеп чыкты. Кыш бабай үзенең оныгы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллашырга килгән. Саубуллашыр алдыннан Кыш бабай бәйге үткәрде һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Шуннан соң ул саубуллашып, эстафетаны Язга тапшырып, мәңге кыш булган якларга китеп барды.
Бу көнне наратлыкта бик күп уеннар үткәрелде. Малайлар футбол уйнады, ә махсус тирда теләүчеләр пневматик мылтыктан атып карады.
Питрәчнең танылган "Калинушка" һәм "Җәүһәр" ансамбльләре кунакларны үзләренең җырлары белән сөендереп торды. "Бәйрәмнең иң яхшы биючесе" бәйгесендә 4 яшьлек Малик җиңде, аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
Чара ахырында бәйрәмнең төп бүләкләрен уйнаттылар. Бәхетлеләр фураж, ашлык, яшелчә, куян, тавык, әтәч, тере каз отты. Әлеге бүләкләрнең спонсорлары район мәктәпләре, "Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, Карповка каз фермасы, "Ак Барс" кошчылык комплексы" ачык акционерлык җәмгыяте булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X