Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Коймаксыз Май чабу булмый

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Шундыйларның берсе - Май чабу бәйрәме (Масленица) - елның иң күңелле бәйрәме.

Ул май атнасында җиде көн буена барган һәм Олы Уразага керү алдыннан Кичерешү көне белән тәмамланган.

Быел Май чабу 12 февральдә коймак атналыгы белән башланып китә һәм 18 февральдә төгәлләнә.

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.

Атна башы (дүшәмбе) - "Очрашулар", буш көн (сишәмбе) - "Уеннар", кан көн (чәршәмбе) - "Сыйлану", атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) - "Уен-көлке", татар атнасы (җомга) - "Әби коймагы", атна арты (шимбә) - "Печкәчәмдә кунакта", атна көн (якшәмбе) - "Кичерешү", " Пручти кич" дип йөртелгән.

Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.

Коймак атнасында үтәлергә тиешле кайбер кагыйдәләр һәм күрсәтмәләр дә бар. Мәсәлән, май чабу атнасында ит ашарга ярамый. Балык һәм сөт ризыклары тыелмый. Һәр өйдә төп ризык урынында коймак торырга тиеш. Кояш кебек түгәрәк коймакларны ашаган кеше кояштан әз генә булса да яктылык һәм җылылык ала дип санаганнар элек.

Май чабуның төп символы - коймак. Май чабу атналыгында православие динендәгеләр элек-электән Бөек пост алдыннан кыш белән хушлашып, җылы язларга куанып, атна буе төрле коймаклар пешереп, бер-берсен сыйлаган, күңел ачкан. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда йөргәннәр. Яшьләр төнлә су буена җыелган. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер-береннән кичерү сораган.

Бу көнне кыш белән хушлашып, карачкы яндыралар. Бу ритуал элек-электән тирән мәгънәгә ия булган: кыш символын юкка чыгару, язын аның көчен кире кайтару.

Соңыннан кече атна 40 көнлек ураза белән алмаша.

Бәйрәм сынамышлары

Май чабуда кар яуса, карабодай уңар.

Май чабу алдыннан килгән атна көнне көн бозылса, җәен гөмбә күп булыр.

Мәкаль һәм әйтемнәр

Коймак - кояшның туганы.

Коймаксыз Май чабу булмый.

Кайда коймак - шунда без!

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса