Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кулларыннан гөл тама

Язучы Лесковның Россия кешесенең күпкырлы талантын ачучы герое - левшаны белмәгән кеше юк. Ул чын безнең кеше. Герое ярлылыкта үлгән. Аның талантын беркем дә тиешенчә бәяләмәгән. Кызганыч, бездә хәзер дә талантны үз вакытында күрергә, бәяләргә бик ашкынып тормыйлар. Күбрәк әзер әйбергә өстенлек бирәләр.

Чын иҗат читтә кала
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Батыр" спорт комплексында кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Анда теләгәннәр кулдан эшләнгән әйберләрне дә алды. Күргәзмә беркемне дә гаҗәпләндермәде. Күргәзмәгә килүчеләр осталарга матур күргәзмә өчен рәхмәт белдерде, моның бик күркәм, дөрес, эш булуын кат-кат әйттеләр. Күргәзмәне оештыручы һәм эш авторлары - Питрәчтән Елена Бабушкина һәм Наталья Гайнетдинова. Әлеге юнәлеш, үз куллары белән искиткеч матур әйберләр ясаучы кешеләр турында күбрәк белү нияте белән алар белән якыннан танышырга булдым.
Елена Бабушкина фатирында бик күп кызыклы әйберләргә тап булдым. Иң элек шампан шәрабе кую өчен аскуймага күз төште. Аның газетадан эшләнүен белгәч, бигрәк гаҗәпләндем. Аны Елена газета кисәкләрен төреп ясавы турында сөйләде.
... Өстәлдә "яңа гына пешкән" уенчык кекслар, торт кисәкләре тора, алар кибетнекеләрдән аерылмый, яхшырак та. Иң мөһиме, шулкадәр табигый ясалган, кабып карыйсы килә, бик тәмле кебек тоелалар.
Елена сеңлесе Наталья белән кул эшләре белән күптән шөгыльләнә икән. Иҗатларын күрергә, аңларга теләүче генә күренми. Менә бер мисал: Наталья уенчыкларын саткалады. Кешеләр килеп карадылар, бәяләделәр, әмма башка сатучылардан ике тапкырга кыйммәтрәк бәядән кытай әйберләре сатып алдылар.
Күптән түгел бәхет елмайган - алар Казанда фикердәшләрен тапкан. Эшләнмәләрен сатуга куярга тәкъдим иткәннәр.
- Әгәр Казанда безнең әйберләр белән кызыксынучылар булса, безнең районда әлеге сәнгать төренә беркем дә җитди карамый. Бераз уңайсызланып та куйдым... Вакытлар үтү белән үз шөгылемә тагын да тартылып киттем. Үзеңнең эшеңне яратмый торып, иҗат итү мөмкин түгел!


Бу - яхшы кешеләр эше
Бервакыт шундый бер гыйбрәтле хәл турында ишеттем. Бер мөселман хатыны курчаклар ясарга яраткан. Аңа бу шөгылен ташларга туры килә, курчаклары төшенә керә башлый, алар белән сөйләшә башлый. Мәгълүм булганча, исламда кеше образлары тудыру тыелган. Ни өчен бу турыда сөйлим соң? Чөнки үз куллары белән курчак эшләүчеләр, аны нинди дә булса, җансыз уенчык итеп түгел, ә тере җан иясе итеп кабул итә. Елена да шундый ук фикердә.
- Беркем дә яңа курчагының нинди буласын алдан белми. Ул һәрвакыт төрлечә килеп чыга: үз холкы, йөз-кыяфәтләре һәм башкалар. Курчак үзенең нинди булырга теләвен үзе әйтә.
Шунысын анык беләм: изге күңелле кешеләр генә яхшы курчак эшли ала. Гомумән, үз куллары белән нәрсәдер майтарган кешенең эчендә явызлык булмый. Кул эше белән шөгыльләнү осталары: "Яхшы кәеф белән тотынырга кирәк, шул чакта гына эшләнмәләр яхшы килеп чыга", дип әйтә. "15 ел элек кенә үзен хөрмәт иткән һәр кыз тегә, бәйли белә иде", - ди Елена Бабушкина. Кул эшләре белән шөгыльләнү - үзеңне күрсәтү әмәле. Илебезгә арзан товарлар кайта башлагач, кул эшләре үз популярлыгын югалта башлады. Шулай да кешеләр кибеттәге арзанлы промышленность товарларының шатлык китермәвен аңлады. Ә кешедә булмаган эксклюзив әйберләр белән һәрвакыт мактанасы килә бит. Шулчакта онытыла барган кул эшләре ярдәмгә килә. Әгәр элек иҗатның әлеге төре белән хатын-кызлар гына шөгыльләнгән булса, хәзер яңа, төрледән-төрле кул эшләре барлыкка килә. Ир-атлар да бу өлкәгә тартыла башлады. Моңа - агач, металл, балчык белән эшләү дә керә. Бүген кул эшләнмәләре күп табыш китерә ала. Кыскасы, бу аларның визит карточкасы. Ул кул эше осталарына үз товарларын базарга тәкъдим итәргә ярдәм итә. Минемчә, бу "конкуренция" төшенчәсе урынлы булмаган базарның бердәнбер секторы, әйберләр, аларны эшләүчеләр дә үзенчәлекле.


Балалар - иң яхшы иҗат итүчеләр
Күптән түгел Елена Бабушкина үзе өчен яңа стиль ачкан. Ул моңа егерме ел буе омтылган - бу төсле йонны полотнога ябыштырып, төрле эшләнмәләр ясау. Нәтиҗәдә, искиткеч картиналар барлыкка килгән. Бервакыт күргәзмәләрнең берсендә аның эшен дипломлы рәссам күреп ала һәм аның иҗатына югары бәя бирә. Ул мондый күләгә һәм яктылык белән профессионаллар гына эшли ала, дип әйткән. Балалар хендмейты аеруча игътибарга лаек. Балалар үз куллары белән аккош яки тимерчыбыктан вазалар ясый...
Елена берникадәр вакыт Питрәчтә православие яшьләре клубында балаларны кул эшләренә өйрәткән. Ул балалар белән эшләгәндә үз иҗатына, балаларның эчке дөньясына яңача карый башлаган.
- Бүген Интернет балаларны күп нәрсәгә өйрәтә, моңа мин берничек тә каршы килә алмыйм. Мин тәкъдим иткәннәр белән шөгыльләнү аларга ошамас, дип уйладым. Әмма балаларның кызыксынуларын күргәч, гаҗәпләндем. Алар бер әйбер эшләгәч, икенчесенә керештеләр. Алар көннәр буе әлеге эш белән шөгыльләнергә әзер иде. Шул чакта балалар өчен үз кулларым белән нәрсәдер булдырырга кирәклеген аңладым - бу алар күңелен аңлау ысулы. Минем хыялым бар - балалар иҗат мастерское булдыру, анда аерым түгәрәкләр оештырырга, балаларны бергә берләштерергә мөмкин булыр иде. Бер-береңне аңлау, бердәмлек булганда гына илһамланып иҗат итәргә, яңа әйберләр ясарга мөмкин, - ди Елена.
Ул районда фикердәшләр, иҗатташлар иҗади берләшмәсе булсын иде дип хыяллана. Алар анда үзара аралаша, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша алыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса