Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Ленино-Кокушкино китапханәсендә иҗади очрашу үтте

"Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый начарлык". Бу шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре, танылган язучы Гөлсинә Галимуллина да нәкъ шулай уйлый.

Ленино-Кокушкино китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" һәм "Ел китабы-2013" премияләре иясе белән очрашу үтте. Ул ун китап авторы, аның белән мондый очрашулар еш үткәрелә, кечкенә авыл китапханәләрендә һәм шәһәр мәдәният йортларында да еш кунак булырга туры килә аңа.

Ленино-Кокушкино авылында, хәзерге вакытта зур ремонт эшләре алып барылган бинада, яшьләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе филиалы һәм китапханә эшли. Иҗади, талантлы кешеләрнең бер түбә астында бергә җыелып эшләүләре үз нәтиҗәләрен бирми калмый, әлбәттә.

Монда тормыш кайнап тора, төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Ә бу авылда китапханә һәрвакыт авыл халкының бергә җыелып аралашу мәйданчыгы булып тора, монда олылар өчен дә, балалар өчен дә күргәзмәләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр еш уза. Бу юлы танылган язучы Гөлсинә Галимуллина белән истә калырлык очрашу үтте.

Гөлсинә Наил кызы Саба районының Эзмә авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, журналист дипломы алып туган районына әйләнеп кайта һәм 35 ел Саба районы газетасы редакциясендә эшли.

Ул балачактан китаплар укырга ярата, мәктәп елларында танылган язучылар белән хат алыша, аларның иҗатди эшчәнлеге турында сораша, әсәрләрендәге геройлар турында фикер алыша, үзен кызыксындырган сорауларны бирә. Аңа Габдрахман Әпсәләмов, Фәнис Яруллин һәм башка бөек язучылар җавап бирә һәм үз киңәшләрен җиткерә.

- Әдәбият тормышындагы бер генә вакыйга да мине битараф калдырмый иде, - ди ул. Ринат Мөхәммәдиевның "Кенәри читлек кошы" китабын укыганнан соң мин җитди уйга калдым, һәм, мондый образлар аша яшь буынны тәрбияләп булмый, безгә үрнәк алырлык, яшьләргә өлге булырлык геройлар кирәк, дигән фикергә килдем.

Гөлсинә Галимуллина үз әсәрләрендә безнең һәммәбезне дә үз тормышы турында уйланырга мәҗбүр итүче образлар тудыра. Аның барлык төп геройлары авыр язмышлы хатын-кызлар. Алар бер нигә дә карамастан, үзләренең нәфислеген, мөлаемлелеген саклап калган, барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, үз-үзләренә ышанычларын югалтмаган, көчле булып кала белгән кешеләр. Һәр геройның прототибы бар. Бу автор кайчандыр шушындый очрашулар вакытында танышкан гап-гади кешеләр, кемдер аңа үзенең гыйбрәтле язмышы турында социаль челтәрдәге битләренә язып калдырган. Язучы һәр геройның язмышын үз йөрәге аша кичерә. Гөлсинә Галимуллина әсәрләрендә татар хатын-кызларының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшен чагылдыра, алар хисләргә, матур образларга бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә.

Язучы белән аралашу очрашуда катнашучыларда зур шатлык уятты. Алар авторга да, очрашуны оештыручы китапханәче Тәслимә Сәйфуллинага да рәхмәтләрен белдерде.

  • Китапханәбез бик актив эшли, мондый очрашулар безгә бик кирәк, - ди Ленино-Кокушкино авылыннан Василә Хәйбулова. Кунак аша кара-каршы дип ул Гөлсинә ханымга һәм китапханәгә үзенең энесе иҗат иткән китапны бүләк итте.

Китапханәнең иң актив укучылары Фатыйма Хәлимбаева белән Канәфи Зәйнуллин да авторга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  • Сезнең "Җиләкле тау сере" китабын укыгач, мин моны чын бозау караучы язгандыр дип уйладым. Чын язучы нәкъ шулай булырга, һәр язган проблеманы якыннан белергә тиеш, - ди гомере буе терлекчелектә эшләгән Канәфи абый.
  • Рус мәктәпләрендә укыган балаларым да сезнең китапларны йотлыгып укыды, - дип сөендерде авторны Фатыйма Хәлимбаева.

- Бүген чын мәгьнәсендә китап бәйрәме булды. Безнең милләт китабын да укый, сәнгатен дә зурлый. Залда авыл җи рлеге башлыгы да, район китапханәсе җитәкчесе белән бергәләп килгән районның барлык китапханәчеләре, газета журналистлары, телевидение операторы, укытучылар һәм даими китап укучылар белән корган җылы әңгәмәдән күңелем ял итте. Рәхмәт сезгә питрәчлеләр! Күңел тулы рәхмәтем үз юлы белән ирешсен..., - диде танылган язучы Гөлсинә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса