Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Ленино-Кокушкинода “Язгы утырыш” бәйрәм кичәсе үтте

Хатын-кыз җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе, иң көчле яратуга сәләтле затларның берсе.

Каләм ияләре аны "җавапсыз табышмак", "җирдәге фәрештә", "утлы корал", "сүнмәс кояш" белән чагыштыра. Хатын-кыз чын мәгънәсендә тормыш чәчәге. Без дә 8 нче март бәйрәме уңаеннан, Тәслимә Сәйфуллина җитәкчелегендә "Язгы утырыш" дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә катнаштык. Бәйрәм кичәсенең төп кунагы Күн авылының "Җәүһәр" ансамбле җитәкчесе, гармунчы Илнур Хәлилов чакырылган иде. Ул рус һәм татар җырларын гармун моңына күмде.

Бәйрәм кичәсендә 2 төркем - ансамбль көч сынашты. Беренче төркем булып, өлкән яшьтәге ханымнардан торган, "Сударушки" рус ансамбле, ә икенче төркем, татар хатын-кызларыннан тупланган "Ядькәр" ансамле көч сынашты. Музыкаль кичәдә туган як, туган тел, мәхәббәт, дуслык, әни, чәчәк тематикасын яктырткан җырлар рус һәм татар телләрендә яңгырады. Рус халык җырларыннан: "Рябинушка", "Каким ты был, таким остался", "Верила, верила, верю", "Желаю", "Пусть всегда будет солнце" кебек җырлар күңел түрләренә үтеп керде. Татар җырларыннан: "Ак чәчәкләр", "Мәтрүшкәләр", "Беренче мәхәббәт", "Без әнкәйнең биш баласы", "Эх, дусларым" кебек җырлар җырланды. Рус халык әкиятләре "Теремкәй" һәм "Шалкан " әкиятләре сәхнәләштерелде. Кичә ахырында Тәслимә ханым бар катнашучыны түгәрәк өстәл артына җыеп, сый-хөрмәткә күмде, хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, бүләкләрен таратты. Бәйрәм кичәсе бик җанлы, күңелле рухта тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса