Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Май аенда район ике гаҗәеп кешесен югалтты

Алар районыбыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр

Питрәч спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинны һәм районның туган якны өйрәнү музее директоры, «Калинушка» фольклор ансамбле җитәкчесе Елена Корябинаны соңгы юлга озаттылар.

“НАМУСЛЫ, ГАДЕЛ КЕШЕ ИДЕ”


19 май төнендә Илшат Шәфигуллин вакытсыз арабыздан китте. Аның кинәт йөрәге туктаган, диләр. Районда спорт үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән җитәкче, тренерны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән иде: элеккеге укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары, район җитәкчелеге. Барысы да аның үлеме турындагы кайгылы хәбәрне аяз көнне яшен суккандай кабул итте.

Хушлашу тантанасы ЛениноКокушкино авылы үзәгендәге мәйданчыкта узды. Район башлыгы, мәктәп вәкилләре, хезмәттәшләре, беренче укытучысы кайгы уртаклашты. Барысы да, аның үлеме бөтен район өчен кайтарып булмастай зур югалту булды, дип билгеләп үттеләр. Мәрхүмне авыл зиратына җирләделәр.

Илшат Шәфигуллин үз тормышын үсеп килүче буынга физик тәрбия бирүгә багышлады. Мәктәпләрдә укытучы булып эшләде, балалар белән тренировкалар үткәрде, спорт мәктәбен ачуда катнашты, аның җитәкчесе булды. Ул ТР Спорт министрлыгының күп кенә грамоталары, “ТР физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, ике тапкыр рәттән Татарстанда спорт мәктәбенең иң яхшы директоры дип танылган.

Алмаз Галимҗанов, укучысы

– Ул минем милли көрәш буенча беренче тренерым һәм мәктәптә физкультура укытучым иде. Безне бүгенге көнгә кадәр спорт бәйләде. Сабануйларда бергә булдык: кайдадыр үзебез көрәштек, кайдадыр судья булдык. Илшат Илгизәрович намуслы, гадел кеше иде.


Илназ Гобәйдуллин, укучысы

– Ул Алмаз белән  миңа гел: “Әйдәгез, көрәшегез, күнегүләр ясагыз!” дип торды. Шимбә көнне бергә “Аҗаган” буенча ярышлар уздырдык. Без  бергә сөйләшеп, көлешеп эшләдек, ул үзен яхшы хис итә иде, хәтта бераз көрәшеп тә алдык әле. Аның  үлүе турында ишеткәч, миңа шок булды.


Илгизәр Гыйләҗев, хезмәттәше

– Мин аның белән 2007 елдан бирле эшләдем. Ул намуслы кеше, искиткеч тренер һәм директор иде. Аны кичә генә күрдем, исәнләштек, берберебезнең эшләре белән кызыксындык. Һәм, бу безнең соңгы сөйләшүебез булыр, дип кем уйлаган. Бу көтмәгәндә булды, ул беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады, йөрәгем авырта, димәде. Апрель аенда гына аңа 60 яшь тулды бит, ул миннән бер айга кечерәк.  

 

“УЛ РАЙОН ТАРИХЫН БИК ЯХШЫ БЕЛӘ ИДЕ”


12 майда Елена Корябина вафат булды. Ул үзенең мәдәният хезмәткәре юлын район мәдәният йортында рус халык театры режиссеры буларак башлый. Аның табигый тавышы бик матур, гитарада уйный иде. 1992 елда ул үз теләге белән туган якны өйрәнү музеена кече фәнни хезмәткәр вазифасына күчә. Елена Федоровна туган якны өйрәнү эшенә күп игътибар бирде, музейга экспонатлар җыю өчен төрле торак пунктларга чыкты. 1998 елның гыйнварыннан мөдир булып эшли башлады. Ул язучылар, композиторлар, артистлар, күренекле фән эшлеклеләре белән элемтәдә торды, алар белән очрашулар оештырды, кичәләр үткәрде.

1992 елда туган якны өйрәнү музее каршында Елена Корябина җитәкчелегендәге «Калинушка» фольклор ансамбле оештырылды. Кыска вакыт эчендә ансамбль Питрәч районында гына түгел, республикада да танылды. 2002 елның июнендә ул “Халык ансамбле” исемен яклады, ә 2022 елның 1 октябрендә үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.

Елена Федоровна Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыяте билгесе, “ТР мәдәниятендә казанышлары өчен” билгесе, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, берничә тапкыр “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә лаек булды.


Резеда Казакова, хезмәттәше

– Без Елена Федоровна белән 30 елга якын бергә эшләдек. Ул искиткеч кеше иде. Барлык район чарала
рында актив катнашты. Ул аларны матур итеп бизәде, үзе безнең музей чараларына сценарийлар язды. Аның белән эшләү бик рәхәт иде, һәркемгә аңлап карады, беркайчан да үз кул астындагыларга тавыш күтәрмәде. Аның ярдәме белән һәрвакыт грантлар оттык. Аның соңгы гранты велоквест, аның кысаларында район буенча велосипедта экскурсияләр планлаштырылган иде. Без бу проектны тормышка ашырырга телибез.  


Ләйсән Шәйхетдинова, хезмәттәше

– Ул минем остазым иде. Күп нәрсәгә өйрәтте,  белемнәре белән уртаклашты. Районда аны яратып “энциклопедия”  дип йөрттеләр. Ул  районның, аның кешеләренең тарихын бик яхшы белә иде. Һәрвакыт укуга, шәхси үсешкә вакыт тапты. Без аның белән төрле семинарларга, конференцияләргә, түгәрәк өстәлләргә йөрдек. Мин аның белән 10 ел эшләдем. Быел февральдә, эштән киткәч, ул мине үз вазифасына тәкъдим итте.  


Илзирә Волкова, хезмәттәше

– Ул минем хәтеремдә көләч йөзле, ягымлы, игелекле кеше буларак истә калды. Бишенче сыйныфта укыганда, без аның белән бергә музейда спектакль куйдык. Ул әби ролен башкарды, ә без сыйныфташыбыз белән аның шәһәрдә яшәүче оныклары булдык. Сандыктан  сөлгеләр, чигелгән күлмәкләр алып, аларның тарихы турында сөйләде. Тамашачылар спектакльне бик яраттылар. Аның  төрле милләт курчакларын җыюын хәтерлим. Районда халыклар дуслыгы йорты вәкиллеге ачылгач, без аның курчакларыннан күргәзмә оештырдык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса