Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Монда балалар якты йолдызга әверелә

Киеренке хезмәт һәм сәнгатькә карата мәхәббәт ярдәмендә ирешелгән ярты гасырлык җыр, бию, рәсем сәнгате ул - Питрәч балалар сәнгать мәктәбе тарихы. Матурлык һәм сәләт тылсымы аның йөрәгендә инде биш дистә ел яши. Ул картаймыйча, чәчәк атып, ачылып, укучыларны һәм укытучыларны яңа казанышларга илһамландыра.

Кайчандыр күптән барысы да ике музыка уен коралы - фортепиано һәм баяннан башланган. Ә хәзер монда хәтта саксофонда уйнарга өйрәнергә була. Хәер, хәзер булачак музыкантлар бик еш скрипканы сайлыйлар. Бу һәм узган елларда сәнгать мәктәбендә нәрсәләр үзгәргәнлеге турында укыту эшләре буенча директор урынбасары Римма Закирова сөйли ала. Менә инде 30 ел ул монда эшли, әмма шәһәрдә яши. Хәзер Питрәч һәм җирле сәнгать мәктәбе аның тормышында төп урыннарның берсен алып тора. Ә "Көн саен кайтып-китеп йөрү арытмыймы?" дигән сорауга ул "Юк", дип җавап бирә. Чөнки алар инде күптән бу нәфис кызның йөрәгендә урын алган.

- Мине монда эшләргә җибәрделәр, ул чагында бу әле бик кечкенә музыка сәнгате мәктәбе иде, бары тик берничә инструмент бар иде, кечкенә коллектив. Шуннан соң төрле вакытлар булды, - дип исенә төшерә Римма Әсхәтовна. - Музыка сыйныфларына сынлы сәнгать һәм хореография өстәлгәч, без сәнгать мәктәбе статусын алдык. Матди база хәзер дә яхшы, бөтен җирдә дә булмаган яхшы уен кораллары бар. Популяр дәресләргә килгәндә, вокалга, фортепианога, гитарага йөрүчеләр һәрвакыт күп. Һәм, балаларын скрипкага бирергә теләүче әти-әниләрнең артуы шатландыра. Хәер, без караган планнардан 195 урынның һәрберсенә йөрергә теләүчеләр берничә. Тагын да күбрәк балаларны үстерәсе, музыкага өйрәтәсе килә. Шуңа күрә күпләр шөгыльләнергә үз хисапларыннан киләләр.

Хәзер балалар сәнгать мәктәбе белән Гүзәл Моисеева җитәкчелек итә. Ул монда дүрт елга якын эшли, ләкин музыканы да, мәктәпне дә бик күптәннән белә һәм ярата. Кайчандыр яшүсмер кызны әти-әниләре нәкъ тә монда алып килә, алар баян сыйныфын сайлыйлар. Һәм кызны беренче директор, мәктәпне булдыручы Павел Федотов укыта. Аның укыту алымында яисә үзендә яшь кызның күңеленә үтеп керерлек нәрсә булган булырга тиеш. Чөнки аның дүрт баласының һәрберсе шулай ук монда укырга килгән. Гүзәл Илфатовна үзе дә кулына уен коралын дәрес вакытында гына түгел, башка вакытта да ала.

- Хәзер әти-әниләр балалар үсешенә күп игътибар бирәләр, алар балаларның шөгыльләнүләрендә кызыксыналар, кайберәүләр өч яшькә кадәрге сабыйларны да (үз хисабыннан - автор искәрмәсе) биергә һәм рәсем ясарга алып киләләр, һәм бу бик яхшы, - ди Гүзәл Моисеева. - Бездә 20 укытучы эшли. Аларның һәрберсе дә югары бәягә һәм җылы сүзләргә лаек. Бу үз предметларына гашыйк булган профессионаллар. Быел аларның кайберләре шулай ук юбилейларын билгеләп үтә.

"Сәяхәт" коллективына быел 20 яшь, аның җитәкчесе - атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Хәмидуллин, ә "Пластилин" студиясенә (җитәкчесе Ирина Моисеева) - биш яшь тула. Тагын бер бию коллективы - "Әкият" тә бар (Ирина Гришанина). Искиткеч укытучылар балаларны гитарада, фортепианода, скрипкада, тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Балалайка һәм думбрада уйнарга да өйрәтә алалар. Шулай ук индивидуаль дәресләр үткәрә торган һәм берничә ансамбль белән эшли торган вокал укытучылары турында да әйтергә кирәк.

Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре ел саен дүрт дистәгә якын бүләк алалар, күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашалар, барлык район бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйлар. Иң яраткан фестивальләре, әлбәттә инде, "Созвездие - Йолдызлык". Питрәчлеләр күп тапкыр аның гала-концертларында катнаштылар, иң яхшылар исемлегендә билгеләнделәр. Аларның берсе - Зилә Гибатова, ул хәзер монда вокал буенча укытучы булып эшли һәм, шул ук вакытта, ГИТИСта "Эстрада артисты" белгечлеге буенча 3 нче курста укый.

- Безнең укытучы катгый, шулай да яхшы, - диләр укытучы кыз турында аның тәрбияләнүчеләре Полина Назарова һәм Зарина Фәйзуллина. - Без мәктәптә шөгыльләнергә яратабыз. Вокалга гына түгел, фортепианога һәм башка дәресләргә дә йөрибез. Әмма вокал - иң яраткан дәресләрнең берсе. Әлбәттә, авыр да булгалый. Шулай да һәрвакыт кызык.

Зилә үзе мәктәптә укытучы ролендә инде ике ел эшли һәм укыту процессыннан шулай ук ләззәт ала.

- Укучы түгел, ә укытучы ролендә булу кызык. Хәзер тәрбияләнүче һәм "Йолдызлык"та катнашучы тәҗрибәсен истә тотып, хаталарымны исәпкә алам. Боларның барысын да тәрбияләүдә кулланырга тырышам.

Кайбер балалар шөгыльләнергә хәтта башка авыллардан да киләләр. Фортепиано сыйныфы укучыларының берсе - ун яшьлек Регина Зәләева, аны Иске Шигалидан алып киләләр.

- Музыка белән шөгыльләнү бик ошый, хәер, күп эшләргә, әле өйдә дә уйнарга кирәк, - ди кыз. - Әмма бу мине туйдырмый. Шулай ук конкурсларга бару да ошый. Минем инде ике дипломым бар.

Регинаны югары квалификацияле укытучы - Наталья Халикова укыта, ул да монда Казаннан кайта.

- Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә инде алты ел эшлим, - дип сөйли Наталья Габдулловна. - Кайчандыр монда укучыларны чыгыш ясарга әзерләргә чакырганнар иде. Шулай калдым - ошады. Чөнки балалар белән эшләү - бик шәп. Алар, өлкәннәргә караганда, саф күңелле. Ә музыка аларга ачылырга, үсәргә, шәхес формалаштырырга ярдәм итә. Һәм ул күп була алмый.

Район сәнгать мәктәбе чыгарылыш укучыларының күбесе, профильле югары уку йортларына, көллиятләренә, училищеларга укырга кереп, үз мавыгуларын һөнәр сыйфатында сайлыйлар. Ә кайберәүләр районга балаларны укытырга кайталар.

- Мин, яраткан эшем белән шөгыльләнеп, аларны өйрәтәм һәм үзем өйрәнәм, - дип уртаклаша яшь белгеч, сынлы сәнгать укытучысы Регина Васина. - Мин дә монда укыдым, киләчәктә укуымны дәвам итәргә һәм рәсем ясау белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым. Районнан максатчан юнәлеш буенча училищеда курслар үттем, аннары югары уку йортын тәмамладым. Рәсем ясарга яратам, сыйныфтагы балалар да ярата. Күпләр сәгатьләр буе шөгыльләнергә, дәресләрдән соң калырга әзер. Бу илһамландыра.

Регина Васина хезмәттәше Евгения Дворянкина белән Питрәч балаларын рәсем ясарга һәм декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәтәләр.

Мәктәптәге атмосфера үзенчәлекле. Дәресләр вакытында монда хәтта яшь рәссамнарның картиналары белән бизәлгән сыйныф стеналары җырлый һәм яңгырый кебек тоела. Һәм әлеге минутларда сыйныф бүлмәләренең берсенә кереп карасаң, тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә тагын бер кечкенә йолдызчык туа. Моның өчен аларның һәрберсенә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.

Питрәч балалар сәнгать мәктәбенә баланы 6,5 яшьтән музыкага һәм биюгә өйрәнергә (гитарага - 12 яшьтән), ә 9 яшьтән - сынлы сәнгать бүлегенә бирергә була. Августта балалар сәнгать мәктәбендә барлык теләүчеләр өчен дә керү имтиханнары үткәрәчәкләр һәм иң сәләтле балаларны сайлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса