Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ни хәлең бар, китапханә

Соңгы биш елда республикада 20 балалар китапханәсе юкка чыкты. Кайберләре ябылды, кайберләре өлкәннәр китапханәсенә кушылды. Күп кенә китапханәләрдә компьютер юк, булса да интернет челтәренә тоташмаган.

Бүген китаханәләр өчен җиңел вакыт түгел. Бигрәк тә балалар китапханәләренә авырга туры килә. Китаплар җитешми, күп кенә китапханәләр капиталь ремонт таләп итә. Хезмәт хакы аз булганлыктан, кадрлар җитешми. Күптән түгел үтеп киткән китапханәчеләрнең иҗат семинарында нәкъ менә әлеге проблемалар хакында сөйләштеләр. Бигрәк тә тарих темасына зур игътибар бирделәр. Тарихка карата күп кенә темалар һәм чаралар сценарийлары тәкъдим ителде. Чөнки быелгы ел истәлекле даталарга бик бай. Мәсәлән, 8 сентябрьдә Бородино сугышы көне билгеләп үтелә, Россия Дәүләте төзелүгә 150 ел тула, Петр I нең тууына 340 ел, Сталинград сугышы башлануга 70 ел була. 95 ел элек революция булуын да онытмаска кирәк. Бу ел безнең республикабыз өчен дә юбилей елы булып тора.Татарстан Республикасы Конституциясенә 20 ел була. Нәкъ егерме ел элек Татарстан символикасы итеп ак барс сынын расладылар.
Семинарда ""Сугыш чоры балачагы" республика конкурсына да нәтиҗә ясадылар. Биредә Питрәч үзәк һәм Ленино-Кокушкино авыл модель китапханәсе катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса