Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч балалар сәнгать мәктәбе гитарачылар ансамбле Казан оркестры белән бергә чыгыш ясаячак

Балалар “Звезды из Завтра” республика конкурсында катнашып, гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар

Балалар сәнгать мәктәбенең гитарачылар ансамбле тиздән La Primavera Казан оркестры белән бергә чыгыш ясаячак. Балалар “Звезды из Завтра” республика конкурсында катнашканнар. Аларның уйнауларын тыңлап караганнан соң ансамбльгә бүгенге көндә илдәге иң яхшы иҗат коллективларының берсе белән бергә гала-концертта чыгыш ясау хокукы биргәннәр.

– Бу йолдызлар составы. Ансамбльдә сигез бала, алар арасында инде дүртбиш ел гитарада уйнаучы чыгарылыш сыйныф укучылары да бар. Хәзер балалар яхшырак уйный башлады, бер-берсен тоялар һәм концертларда оста чыгыш ясыйлар, – диде коллектив җитәкчесе, педагог Людмила Шошунова. – Аларны профессионаллар дияргә була, катлаулы композицияләр уйныйбыз, кайбер балалар музыка көллиятләренә укырга керергә һәм үз тормышларын музыка белән бәйләргә ниятли, – дип билгеләп үтте ул.

Людмила Владимировна Питрәч сәнгать мәктәбендә бишенче ел эшли. Хезмәттәшләре һәм укучылары аңа зур хөрмәт белән карый.

– Ул бик инициативалы педагог, бик таләпчән булса да аны балалар ярата, – диде аның турында сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева.

Матвей һәм Илья Дудкиннар музыка мәктәбендә инде биш ел шөгыльләнәләр. Музыкага мәхәббәт аларга нәселдән күчкән. Аларның бабасы Василий Дудкин да музыкант, үз вакытында Питрәчтә сәнгать мәктәбе директоры һәм баян классы буенча укытучы булып эшләгән. Кечкенә вакытта игезәк малайлар әби-бабаларына кунакка баргач, бабаларының уен кораллары, бигрәк тә җиде кыллы гитара һәм баян белән кызыксынганнар. Ун яшькә кадәр алар үзлектән гитарада уйнарга өйрәнгәннәр, аннары музыка мәктәбенә килгәннәр. Алар бу юлны аңлы рәвештә үзләре сайлаган.

Педагоглар билгеләп үткәнчә, барлык музыкант-балалар билгеле бер яраклашу этаплары узалар: башта алар өчен барысы да кызык, һәр дәресне көтеп алалар. Аннары алар бу шөгыльнең бик җитди булуын аңлый башлыйлар: музыка мәктәбендә уку бик зур хезмәт сорый, көн саен инструментта уйнарга кирәк, гадәти күңел ачуларга һәм яраткан гаджетларына вакыт бик аз кала, алар урынын катлаулы сольфеджио дәресләре ала. Нәкъ шул вакытта кайберәүләр музыка мәктәбеннән китәләр.

– Җиңел генә уңышка ирешеп булмый. Шуңа күрә барысын да җиңеп, шөгыльләнүне дәвам итәргә кирәк. Аннары балалар бу режимга ияләшәләр, барысы да үз урынына кайта, – дип билгеләп үтте Гүзәл Илфат кызы.

Дудкиннарда яраклашуның икенче этабы булмаган.

– Музыкадан туеп булмый. Көн саен яңа нәрсәләргә өйрәнәсең. Гитарада уйнарга утырасың да, үзең өчен ниндидер бер яңалык ачасың, шуңа күрә кызыксыну кимеми, – диде Илья. – Әти-әни безнең музыка белән мавыгуыбызны хуплый, электрогитара сатып алдылар. Без үз рок-төркемебезне булдырырга телибез, – диде Матвей.

Электрогитара – Эльза Скворцованың иң зур хыялы, аңа 12 яшь. Кечкенә кызга бервакыт уенчык гитара бүләк иткәннәр, ул аның яраткан уенчыгына әверелә. Сигез яшендә ул чын гитарада уйнарга өйрәнергә тели. Музыка аның һөнәре белән бәйле булачакмы-юкмы, ул әлегә моны белми, аңа күп нәрсә кызык, әмма ул бу уен коралыннан аерылырга теләми. Раниэль Шафиков та шулай уйлый. 

– Оркестрда мин бас-балалайкада уйныйм, әмма иң ошаганы – гитара, – диде ул.

Раниэль ансамбль белән конкурсларда һәм концертларда чыгыш ясый, ләкин аңа ялгызы гына да чыгыш ясарга туры килә: туганнары һәм дуслары һәрвакыт нәрсәдер уйнарга сорыйлар. Ә Питрәчнең яшь гитарачыларының репертуары киңкырлы: алар Бахның классик прелюдияләрен һәм “Кароль и Шут” панк-рок-төркеме әсәрләрен дә уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса