Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районында татарча фильм төшерелә

Режиссеры - Көлкәмәр авылыннан якташыбыз Александр Далматов

Питрәч районында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә. Фильм Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышланачак. 

Фильмда Татарстанның танылган актерлары катнаша. Алар – Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шарапов, Гүзәл Шакирова, Сәкинә Минханова, Зөлфия Зарипова, Айгөл Миңнуллина, Фаяз Хөсәенов һәм башкалар. Төп роль – Хәмдияне Тинчурин театры актрисасы Резеда Саләхова башкара. 

Премьера 2024 елның мартында көтелә. Бу хакта тулырак «Вперед» («Алга») район газетасы материалында укыгыз.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса