Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләр тарихка кереп калдылар

Кинокартина безнең районның Талкыш авылында төшерелде.

Бу ялларда Питрәчтә «Микулай» фильмының ябык премьерасы булып узды. Тантаналы кичәгә фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай, пьеса авторы Мансур Гыйләҗев, сценарий авторлары, күмәк күренешләрдә катнашкан питрәчлеләр һәм фильмны төшерүдә ярдәм итүчеләр катнашты.
 

“БЕР СЕКУНДЛЫК КҮРЕНЕШНЕ ДҮРТ КӨН ТӨШЕРДЕК”

Танылган Мәскәү актерлары белән беррәттән фильм төшерүдә безнең район кешеләре дә катнашты. Янсуар авылында яшәүче Александр Зимуров Микулайның әтисе ролен башкарды. Александр Михайловичка 85 яшь. 12 яшьтән авылда көтүче булып эшли башлаган. Гомере буе колхозда маллар караган, атлар тәрбияләгән.

– Кайчан да булса кинода төшәрмен, дип башыма да китермәдем. Ролем бик гади иде – караватта селкенмичә генә утыр, диделәр, шулай эшләдем дә. Актер булу бик ошады үземә, - ди ул елмаеп.

Төп геройның әнисе ролен Керәшен Сәрдәсеннән Ольга Харитонова башкарды. Ольга Борисовна 33 ел буе мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул “Чулпы” керәшен халык ансамбле солисты. Буш вакытларында тегә, чигә, мобилизацияләнгән солдатларга йон оекбашлар бәйли. Илшат Рәхимбай Ольга түтинең җырлаганын ошаткан, фильмда ул татар телендә бишек җырын башкара.

– Күрше авылга фильм төшерергә киләләр, дип ишеткән идем, ләкин анда мин дә катнашырмын, дип уйламадым. Район мәдәният йортында үткән кастинг вакытында мине сайлап алдылар. Бу хәбәргә бик шатландым. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр фильм төшерү мәйданчыгында булдым. Александр дәдәй белән караватта селкенмичә генә утырып торган кыска гына мизгелне төшерү өчен генә дә дүрт сәгать вакыт китте. Өйдә җылылык юк иде, шуннан соң салкын тидереп ике атна авырдык. Ни эшләтәсең, эшебез шундый (елмая). Авылдан мин беренчеләрдән булып кинода төштем, шуннан соң барысы да сораштырды, “Син безнең йолдыз хәзер”, дип йөри башлады. Виктор Сухоруков белән дә аралаштым. Аңа да минем кебек үк 71 яшь икән. Ул мин борчылмасын дип кулларымны сыйпап та алды әле, – дип искә ала Ольга Харитонова.

Фильмда төшкән киемнәре аңа әнисеннән калган икән. Керәшеннәрдә милли киемнәр, алка-беләзекләр анадан кызга күчә торган гадәт калган. Шул рәвешле алар үз милли мәдәниятләрен, горефгадәтләрен саклап калуга ирешкән. “Чулпы” керәшен халык ансамбле җитәкчесе Айдар Маннапов та кинода кыска гына күренештә төшкән.

– Мин табут күтәреп алып бардым. Бу кыска гына секундлык күренешне дә төрле ракурстан дүрт көн дәвамында төшердек. Өч тапкыр Мишә елгас ы н кичәргә туры килде безгә. Бу көзге салкын көн иде, су резин итекләр аша да аякка үтте. Факел яндыру күренеше дә бик ачык истә калды. Иртәнге сигездә төшерә башлаган идек, төнге бердә төшереп бетердек. Туңгач, кайнар чәйләр эчеп чатырларда җылындык. Киноны караганда гына барысы да бик җиңел тоела: чыктың, төштең, киттең кебек. Чынлыкта исә актер эше бик авыр һөнәр икән. Кайвакыт бер минутлык күренешне төшерү өчен генә дә берничә сәгать вакыт китә. Режиссерның тыныч булуы мине сокландырды. Ул без профессиональ актер түгеллеген аңлый иде. Шуңа да барысын да тыныч кына аңлата иде, без, үз чиратыбызда, ул кушканнарны үтәргә тырыштык, - дип сөйләде Айдар Маннапов.

Район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшләүче Динар Шәйхетдиновка башкаларга караганда зуррак бәхет елмайган. Фильм барышында аны берничә тапкыр зур планда күрсәттеләр. Бер күренештә ул факел яндырды, икенчесендә табут алдыннан зур кач тотып барды. Күмәк күренештәге башка актерлардан аермалы буларак, ул Илшат Рәхимбай белән элек тә таныш булган. Алар икесе бергә Казан дәүләт мәдәният институтында белем алган, Динар бер курска олырак кына. Ул төп герой Виктор Сухоруков белән дә бер кадрда төшкән.

– Биш минутлык тәнәфес вакытында аның белән аралаша идем. Ул гап-гади кеше булып чыкты. Гомер буе таныш кешеләр кебек рәхәтләнеп сөйләштек. Мин кайчандыр ул төшкән “Брат” фильмын карап үстем. Сухоруков ул фильмны төшерү мизгелләре белән уртаклашты. Ни дә булса килеп чыкмаган вакытта, ул миңа үз киңәшләрен бирде. Һәрвакыт “Без уртак эш башкарабыз!” дип әйтә иде. Фильм авылга да яңа тормыш китерде. Ай дәвамында актерлар белән иңне-иңгә куеп эшләдек, бер гаилә сыман булып беттек, - дип ассызыклады Динар Дамир улы.


 “ПИТРӘЧЛЕЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ МИҢА ҖИҢЕЛ ИДЕ”

Фильмның сюжеты керәшен авылында бара. Биредә Микулай авырлы хатыны, әти-әнисе, авылдашлары белән гомер итә. Тыныч кына яшәп ятканда, авылга үзен Микулайның улы, дип белдергән бер егет кайта. Шуннан соң төп геройның идеаль тормышы җимерелә башлый. Фильмда берничә зур проблема күтәрелә: авыллар бетү, тамырлар өзелү, мәдәният юкка чыгу һәм ялгызлык проблемасы. “Микулай” психологик триллер жанрында төшерелгән, шуңа да кайберәүләргә аны кабул итүе авыр булырга мөмкин. Фильмны аңлау өчен сюжетны ахырына кадәр карап бетерергә кирәк. Режиссер Илшат Рәхимбай сүзләренчә, җирле халык авыл мохитен, рухын яхшы тоя, шуңа да фильмда төшәргә аларны чакырган.

– Алар минем өчен керәшен мәдәнияте белгечләре булды. Гади кеше күрә алмаган вак детальләр белән эшләгәндә аларның ярдәме зур иде. Күмәк чараларда төшкән актерлар барысы да иҗат кешеләре, концертларда, төрле чараларда катнашалар, шуңа да питрәчлеләр белән эшләү миңа җиңел бирелде, - дип уртаклашты режиссер.

Питрәч халкы аны кунакчыллыгы белән дә таң калдырган.

– Минем инде күптәннән шундый киң күңелле кешеләрне очратканым юк иде. Авыл халкы безгә бүләкләр бирде, төрле тәмтомнар белән сыйлап торды, кунакка чакырды. Әйтерсең, без туганнарыбызда кунакта булып кайттык. Район җитәкчелеге дә бик нык ярдәм итте. Яшәү урыны, транспорт белән тәэмин итте, без нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм кулы суздылар, - дип сөйләде Илшат Рәхимбай.

Рәхмәтле Талкыш халкы ябык премьерага да күчтәнәчләр белән килгән иде. Бер хатынкыз Илшатка дип зур пакет тутырып алма алып килгән.

– Бу безнең Талкыш авылы алмалары, - дип тапшырды ул күчтәнәчен.

“Микулай” зур экраннарга чыгып өлгермәде, ләкин керәшен халкы арасында зур шау-шу да тудырып алды инде. Тәнкыйть сүзләре дә булды. Төрле бәяләмәләрдән соң, кайбер актерлар “Фильм керәшен халкына тап төшермәсме икән?!” дип борчылып та йөрде.

– Эшкә керешер алдыннан мин Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людм и л а Белоусова белән киңәшләштем. У л безгә керәшен авыллары исемлеген бирде. Керәшен милли костюмнары белгечләрен тәкъдим итте. Халыкка шуны җиткерәсем килгән иде – бу керәшен халкы тормышы турында документаль фильм түгел. Бу автор идеяләре булган нәфис фильм. Монда гади булмаган кешенең фантазиясе дә бар, бу да режиссерга кайбер әйберләрне төрлечә күзалларга этәргеч бирә. Шуңа күрә тамашачы вак детальләргә ябышмасын иде, - дип мөрәҗәгать итте режиссер.

Пьеса авторы, татар язучысы, драматург Мансур Гыйләҗев та Питрәчкә ябык премьерага килгән иде. Кино төшерү эшендә ул гомумән катнашмаган, шулай да актерлар белән очрашу өчен бер көнгә генә булса да Талкышка килгән.

– Миннән гел: “Син ни өчен әсәреңдә керәшен халкы мәдәниятен сайладың?” дип сорыйлар. Минем әбием белән бабам керәшен авылында яшәде, шуңа күрә дә миңа ул мохит якын. Питрәч тә миңа ят түгел – монда дачам бар. Сездә үз тарихына битараф булмаган авыллар сакланып калган. Район башлыгыннан алып, гади халыкка кадәр – барысы да фильм төшерүгә үз өлешен кертергә тырышты, - дип сөйләде ул.


“ФИЛЬМ ТҮГЕЛ, “НУ, ПОГОДИ!” БУЛЫР БУ, ДИП УЙЛАП КУЙДЫМ”

Район башлыгы Илһам Кашапов та фильмны беренчеләрдән булып карады. Аның сүзләренчә, бу безнең район өчен бик зур вакыйга.

– Әле дә Илшат белән беренче очрашуыбызны хәтерлим. Кабинетка шорты һәм шлепанцы кигән бер егет килеп керде. Аның кыяфәтен күргәннән соң, фильм түгел, “Ну, погоди!” булыр бу, дип уйлап куйдым. Сөйләшкәннән соң беренче фикер ялган булуын аңладым. Ул бик җитди, сәләтле белгеч булып чыкты. Фильмны төшергән вакытларда авырлыклар да булды, ләкин ул аларны җиңеп чыга алды. Шулай тарихка кереп калдык та, - дип сөйләде Илһам Кашапов.

Фильм төшерү эшендә катнашкан барлык актерларга да ул рәхмәт хаты тапшырды. “Микулай” Талкыш авылы өчен яңа сулыш өреп, вакытлыча бер күңел ачу чарасы гына булып калмаячак. Юкка чыгып барган авылга үсеп китү өчен зур мөмкинлек бирәчәк. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Айгөл Хикмәтуллина сүзләренчә, Талкыш киләчәктә туристларны җәлеп итүче урын булачак.

– Лаеш районы “Зөләйха” фильмына ябышып калган кебек, без дә авыл, районның үсеше өчен үз мөмкинлегебезне кулдан ычкындырасыбыз килми. Фильм төшерелгән урында ачык һавада музей булдырырга уйлыйбыз. Җәй көне туристларны чакырып, экскурсияләр оештырачакбыз. Режиссер фильм тематикасын кулланырга рөхсәт итте. Шулай ук брендланган әйберләр ясап сатарга исәплибез. Безнең районда керәшен, татар, рус авыллары бергә дустанә яши. Һәрберсендә үзенә генә хас тормыш бара. Алар барысы да үз мәдәниятен, горефгадәтләрен саклап кала алганнар. Безнең район шуның белән уникаль да инде, - ди Айгөл Миңнуровна.


Фотода: (Сулдан уңга): Айдар Маннапов, Александр Зимуров, Ольга Харитонова, Илшат Рәхимбай, Динар Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса