Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрауны чиркәүләрдә дә, мәйданнарда да билгеләп үтәләр

Бүген, 12 июльдә, изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу һәм Питрау посты тәмамлану көнендә, православие динен тотучылар Питрау бәйрәмен билгеләп үтәләр. Питрау - ул шулай ук керәшеннәрнең дә иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Дөрес, быел питрәчлеләр Питрауга ел саен билгеләп үтелә торган Янсуар авылына җыелмаячаклар, чөнки һәркем яраткан массакүләм халык күңел ачу чараларын инде Тройсында үткәрделәр.
Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнен барлык православие динен тотучылар да билгеләп үтә. Христиан дине тәгълиматында әйтелгәнчә, апостол Петр - ул Иисус Христосның иң якын укучысы. Нәкъ менә аңа Фавор тавында тору һәм Ходайның үзгәрүен күрү бәхете елмайган. Ә Павел - православиенең иң бөек дингә өндәүчесе, аның үгет-нәсихәтләре белән Урта диңгез буенда христиан общиналары барлыкка килгән. Шуңа күрә бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре үткәрелә, приход кешеләре халык күңел ачуларын уздыра.
Керәшеннәрдә Питрау бәйрәме элек-электән халык йолалары белән үрелеп барган, 12 июльдә алар җәйнең соңгы түгәрәк уенына чыга, аннан соң авыл халкы уңыш җыюга керешә. Питрау көне календарь елның чиге булып тора, бу көннән соң табигатьтә көз якынаюын күрсәтә торган үзгәрешләр башлана. Ул шулай ук печән чабу чоры башлану белән дә ассоциацияләнә һәм кайчагында әле чәчәкләр бәйрәме дип тә атала, чөнки бу көнне чәчәкләр җыю, алардан тәкыяләр үрү, һәм шулай ук алар белән өйләрне бизәү дә кабул ителгән.
- Без кечкенә чакта да, хәзер дә Питрауга шифалы үләннәр җыябыз, - ди бәйрәмнәрдә даими катнашучы, "Сәяр" керәшен фольклор коллективы җырчысы Маргарита Петрова. - Бу көнне 41 төрле чәчәк һәм үләннән торган зур бәйләм җыю, ә аннары аны киптереп, дарулар хәзерләү кабул ителгән. Бу көнне җыелган үләннәр аеруча яхшы дәвалау үзлекләренә ия дип санала.
Маргарита тагын шуны билгеләп үтте: быел Янсуар авылында әлеге бәйрәм үткәрелмәвенә карамастан, алар Мамадыш районында узачак Питрауга барачаклар. Анда «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме үткәреләчәк. Питрәч районындагы кебек үк, аның да иң матур үзенчәлеге - Питрау чибәре сайлау конкурсы. Безнең районны "Сәяр" керәшен фольклор коллективы солисты Марина Мухина тәкъдим итәчәк, аңа иҗат коллективы, һәм шулай ук "Чулпы" керәшен халык ансамбле ярдәм итәчәк.
Һәрбер керәшен чибәре нәрсәләр эшли белергә тиеш соң? Конкурс - бәйрәмнең төп бизәге, шуңа күрә, әлбәттә, аның героинясы халык костюмында чыгыш ясарга, матур итеп җырларга һәм биергә, керәшеннәр тарихын белергә һәм жюриларның тематик сорауларына җавап бирә алырга тиеш. Һәм тагын әле ул берәр нинди халык йоласын сәхнәләштерүдә дә катнаша. Питрауның мондый элементлары аны үзенчәлекле итә, традицияләрне саклап калуга ярдәм итә. Питрауда халык яраткан башка конкурслар: милли көрәш, гер күтәрү, армспорт, шахматлар, шашкалар буенча турнирлар, аркан тарту, колгага менү һәм башка уеннар да үткәрелә. Моннан тыш, һәр керәшен коллективы репертуарында халык җырлары зур урын алып тора, алар мондый чараларда аеруча еш яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса