Питрәч 2 нче мәктәбендә “Орчык өмәсе”
Бүген, Питрәч гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Җәүхәр" татар халык ансамбле башкаруында , татар халкының гореф-гадәтләренең "Орчык өмәсе" йоласы укучылар ихтибарына җиткерелде.
Йолада төрле уеннар, табышмаклар ,халык һәм хәзерге заман җырлары яңгырады.Ансамбльның чыгышы укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа