Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч бизәкләре Әләзән Сабан туена ямь кертте

Бәйрәм мәйданында дәртле татар биюе көе яңгырый. Әмма биючеләрнең басканнары милли татар биюендәгеннән шактый аерылып тора. Шулай да бу көйгә Казан татарлары да, Пенза татарлары да бик шәп баса. Менә шулай җирле бизәкләр белән үрелеп барды Урта Әләзәндә үткән Сабан туе. Питрәч делегациясе милли бәйрәмдә сигезенче тапкыр катнаша инде.

Татарстанның Питрәч районы белән Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылы арасындагы дуслык элемтәләре моннан сигез ел элек туды һәм елдан-ел ныгый бара. Әле кайчан гына алар безнең Сабан туен карап киткән булса, инде питрәчлеләр кунакчыл Пенза җиренә килде.
Татарстан делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров җитәкләде. Алар белән бергә район җитәкчелеге вәкилләре, республиканың танылган артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да барган иде. Шулай ук милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр, тренерлар да Сабантуйда көч сынашты.

Әйтергә кирәк, Урта Әләзән авылы халкы Сабантуй кунакларын бик ачык йөз белән каршылады. Быел безнекеләр, узган еллардагыдан сан ягыннан азрак барды. Ике арадагы багланышлар үсә торды, әләзәнлеләр милли Сабан туе үткәрү тәҗрибәсе туплады. Алар да авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкли, кәрсәтмә чыгышлар оештыра. Көрәш турында сөйләп тә торасы юк. Ул аларның канына сеңгән. Бүген Әләзәндәге Сабантуй да нәкъ безнең яклардагы кебек үтә.
Билгеле, кайбер үзенчәлекләре бар үзе. Мәсәлән, җирле осталар күргәзмәсе игътибарыбызны җәлеп итте. Ул бик зур, киң колачлы иде. Гәрчә анысы да бездән өлге итеп алынган. Монда әләзәнлеләр җитештергән бөтен төр продукция тәкъдим ителгән иде. Икенчедән, биредә ат чабышлары яхшырак үтә. Бу аларда борынгыдан калган традиция дисәм дә ялгыш булмас. Ә калганы гадәти Сабантуй. Ул Африкада да Сабантуй инде. Монда шатлыклы йөзләр, шатлык, уен-көлке, күптөрле конкурслар - һәркайдагыча.
Сабантуйда питрәчлеләргә дә сүз бирелде. Эдуард Дияров Әләзән Сабан туенда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Сәламләвен тапшырды. Үзе дә чын күңелдән милли бәйрәм белән тәбрикләде.

Ул шулай ук Пенза өлкәсе губернаторына, Городище районы башлыгына һәм Әләзән җиренең башка вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә татар эстрадасының танылган артистлары күпсанлы тамашачыларга җырлы-биюле бүләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса