Питрәчлеләр мәгълүматтан хәбәрдар булырга тиеш
Питрәч районы прокуратурасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуны ачыклады. Гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарттылар.
МӘГЪЛҮМАТ ҺӘРКЕМГӘ АЧЫК БУЛЫРГА ТИЕШ
Район прокуратурасы күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның мәгълүматтан хәбәрдарлык таләпләре үтәлешенә тикшерү үткәрде.
Әлеге мәгълүматларны торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмати системасында анализладылар. "Питрәч идарә компаниясе" ҖЧҖ һәм "Уңайлы йорт" ҖЧҖнең мәгълүмати системага күп фатирлы йортларда торак бүлмәләренең гомуми мәйданы, энергетик тикшерү үткәрү датасы, энергия нәтиҗәлелегенең классы һәм башкалар буенча мәгълүмат урнаштырмаганнары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы тарафыннан әлеге идарә компанияләренең җитәкчеләренә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Тикшерү материаллары беркетелгән карар җәмәгать судына юнәлдерелде. Моннан тыш, әлеге оешмаларның җитәкчеләре адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдимнәр кертелде.
Җәмәгать суды тарафыннан карар каралу нәтиҗәләре буенча, вазыйфаи затлар гаепле дип танылды. Аларга кисәтү рәвешендә административ җәзалар билгеләнде.
ПОЛИГОНГА САКЛАГЫЧ ЗОНА КИРӘК
Район прокуратурасы "Вейст Системз" ҖЧҖ предприятиесендә табигатьне саклау законнары таләпләре үтәлүен тикшерде. Бу Питрәчтән ике километр ераклыкта урнашкан 4 нче класс куркынычы булган көнкүреш калдыклары полигонын эксплуатацияләгәндә башкарылды.
Тикшерү барышында кампаниядә санитар саклану зонасы проекты һәм аның буенча санитар-эпидемиологик бәяләмә булмавы ачыкланды.
Оешма үзенең законсыз гамәлләре белән һәркемгә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокук һәм аның торышы турында дөрес мәгълүмат, сәламәтлегенә яки милкенә китергән зыянны каплауны гарантияләгән РФ Конституциясе таләпләрен боза.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура тарафыннан судка "Вейст Системз" ҖЧҖнең гамьсезлеген тану һәм санитар саклагыч зона проектын эшләтү, аның буенча санитар-эпидемиологик бәяләмә булдыру турында гариза юнәлдерелде.
Питрәч районы суды карары белән прокуратура гаризасы тулысынча канәгатьләндерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia