Питрәчнең икенче мәктәбендә укучылар Тукайның балачагына сәяхәт кылды
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китапханәче Алинә Нуриева һәм библиограф Надежда Павлова Питрәч 2нче мәктәбенең 8 “В” сыйныфы укучылары өчен татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууының 132 еллыгына багышланган “Шагыйрь бишегенә сәфәр” дип исемләнгән блиц- уен үткәрде.
Укучыларга Г.Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү; туган телгә кызыксыну уяту. Әлеге чарааны төп максатлары иде.
Укучылар уен барышында викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, рәсем ясадылар һәм төрле конкурсларда актив катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia