Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәчтә Әхмәт Ерикәйнең 115 еллыгына багышланган әдәби кичә үткәрделәр

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нуриева Алина Һәм Павлова Надежда, Питрәч районының беренче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә Шарипова.Г.Х, Семенова О.Н. җитәкчелегендә 8 "В", 11 "А" сыйныф укучылары белән , шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Ерикәйгә 115 ел тууы уңаеннан, "Җырчы- шагыйрь" диеп исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Әхмәт Ерикәй 1902 елның 16 декабрендә Уралның көньягында утырган Өлкенде авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Шигъри биографиясен ул түбәндәге юллар белән башлап җибәргән:

Әнкәй мине кырдан тапкан-

Табигать кочагында.

Кендек әбие булмаган

Минем туган чагымда.

Түмгәк миңа мендәр булган,

Түшәк булган яшь үлән.

Әнкәй минем битне юган

Үләндәге чык белән.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын укучылар сәнгатьле итеп укыдылар, кичә ахырында шагыйрьнең иҗатына багышланган викторина да укучылар бик актив катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса