Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабантуй бирнәсе – бик зур бүләк ул

Халкыбызның борынгы милли бәйрәме - Сабан туена санаулы көннәр калып бара. Һәркемнең күңелендә матур хисләр, истәлекләр, хатирәләр уяна.

Без кечкенә чагында Сабан туе бирнәсен егетләр генә җыя иде, дип искә ала Лаеш районы Кече Елга авылыннан бер ханым. Алар авылында бу йола - "Сөлге җыю" дип атала икән. Кулъяулык-сөлгеләрне алдан ук әзерләп, чигеп куя торган булганнар. Аларга милли бизәкләр, чәчәкләр төшергәннәр. Сөлгене, нигездә, Сабантуйга 1-2 көн кала җыя башлыйлар. Армиягә китәсе егетләр гармунчы белән, бер-берсенең иңнәреннән тотып, түгәрәккә басып, авыл көйләренә җырлап, көтү кайткач сөлге җыярга чыга. Һәрбер йортка кереп, җырлап-биеп бүләк алып китәләр. Алар артыннан кечерәк балалар чиләк тотып йөри. Аңа кешеләр йомырка салып куя. Анысы көрәшчеләргә хәл кертү өчен кирәк.
Тагын бер үзенчәлек. Яшь киленнәрнең Сабантуйга сөлге чигү йоласы әле дә сакланган бу авылда. Иң матур, 1 нче урын алган сөлге, иң соңгы килгән атка бирелә. Бу үзенә күрә җайдакның да, атның да күңелен күтәрү өчен бирелә.
Әтнә ягында Сабан туе бирнәсен шулай ук 2-3 көн кала җыялар. Без үскәндә авылның мәртәбәле агайлары, мәдәният хезмәткәрләре бизәлгән атларда, колга башына сөлге бәйләп, гармунчы белән йорттан-йортка кереп йөри иде. Без, бала-чага, тиз генә өйгә кереп, әниләрдән бүләк сорап алып чыга идек. Ул вакытта ситцы бик күп иде. Күпләр колгага шуны бәйли. Аллы-гөлле сөлгеләр, ситцылар, яулыктыр, кулъяулыктыр матур булып җилфердәп бара. Һәркемнең йөзе якты, шат. Беркем дә бүләкне жәлләми иде. "Аның бит савабы бик күп", - дип әйтәләр иде әби-бабайлар. Чөнки әлеге бирнә-бүләкне көрәшчеләргә, уенда катнашканнарга бирәләр.
Бүген дә бу йола яши. Милли киемнәрдән урам буйлап килүче егет-кызлар Сабантуй якынлашуын белдереп, авылны җыр-моңга күмә, халыкны уята.
Әби-апалар, киленнәр, яшь кызлар, хуҗабикәләр! Бүләкләрегезне әзерләп куегыз. Сезнең өйгә дә Сабан туе бирнәсен җыючылар керер.

Фото: www.kguki-skd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса