Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

САБАНТУЙЛАР ҖИТӘ

Бәйрәм кунаклар җыя 8 июньдә Питрәч район үзәге наратлыгында милли бәйрәм - Сабан туе үткәреләчәк.

Гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән милли бәйрәмебез Сабан туе күпләрне җәлеп итә. Монда туган иленнән еракларда яшәүче якташларыбыз, дуслар-туганнар, озак еллар күрешмәгән дуслар белән очрашырга мөмкин.
Сабан бәйрәмен тантаналы ачу иртәнге сәгать 10да булачак. Монда спортчылар һәм хуҗалык командалары парады, "Йөрәгемдә син, Сабантуй! театрлаштырылган тамаша күрсәтеләчәк. Сез районның үзешчән сәнгатендә катнашучыларны, вокаль ансамбльләрне, хореография коллективларын күрерсез. Аннары авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә Сабан туе әләме күтәреләчәк.
Унберенче яртыда питрәчлеләрне Татарстан Республикасы югары даирә вәкилләре котлаячак. Ветераннарны хөрмәтләү үткәреләчәк.
Шул ук вакытта быелгы язгы кыр эшләренә һәм узган елга терлекчелектәге үрләргә йомгак ясалачак.
11 сәгатьтә ат спорты ярышлары башланачак. Алар көндезге беренче яртыга кадәр дәвам итәчәк.
Үзәк мәйданда сәгать 11дә татар-башкорт көрәшенең иң көчле көрәшчеләре чыгышы башлана(егетләр, ир-атлар). Абсолют батырга төп приз - тәкә. Сабантуй батырларын бүләкләү сәгать 3тә булачак.
Теләгәннәр традицион милли уеннарда, төрле конкурсларда, аттракционнарда - йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, сулы чиләкләр белән чабу, бүләк кисү, вертикаль һәм авыш колгада йөрү, бумда сугышу, капчык сугыштыру, "Акча тап" уены һәм башка күптөрле кызыклы ярышлар, шулай ук спорт бәйгеләре сезне көтәчәк. Монда волейбол, 100 һәм 1000 метрга йөгерү, велосипедта узышу, армрестлинг, өстәл теннисы, гер һәм штанга күтәрү, таяк тартышуда көч сынашырга мөмкин булачак.
Җиңүчеләрне һәм спорт ярышындагы призерларны мотоблоклар, бензин пычкылары, триммерлар, спорт велосипедлары, һәм башка спорт инвентарьлары белән бүләкләячәкләр.
Район авыл җирлекләре арасында да җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Җиңүче команда һәм призерларга махсус бүләкләр тапшырылачак.
Концерт программмасында иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары, фольклор ансамбльләр, район һәм республика бәйгеләрендә катнашучылар чыгыш ясаячак.
Бәйрәм вакытында сәүдә рәтләре эшләп торачак. Кунакларга милли ризыклар тәкъдим итәчәкләр, бүләкләр, сувенирлар бик күп булачак.
Кыскасы, елга бер килә торган гүзәл бәйрәмгә рәхим итегез! Сезне бик шәп тамашалар көтә. Һәммәгезне Сабантуйга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса