Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Шәле авылында яшәүчеләрнең портретлары тәкъдим ителгән

“Көчле кешеләр” – танылган рәссам үзенең картинасын шулай дип атаган

Казан Кремле территориясендә урнашкан “Хәзинә” милли сәнгать галереясында танылган рәссам Харис Якуповның Шәле авылында яшәүчеләрнең портретлары тәкъдим ителгән. Өч модельне автор бер зур картинага берләштергән һәм бу эшен “Көчле кешеләр” дип атаган. Ул аны 1960 елларда язган.

ШӘЛЕЛЕЛӘР РУХЛАНДЫРГАН ИҖАТ РӘССАМ ҮСЕШЕНЕҢ БЕР ЭТАБЫ БУЛА

Совет Татариясендә танылган рәссамнарны зур предприятиеләргә җибәргәннәр, бу алар ил икътисады иминлеген тәэмин иткән гади эшчеләрне кәгазьдә сурәтләсеннәр өчен эшләнгән. Сәнгать җәмгыятендә мөһим шәхесләр арасында академик, рәссам, рәссамнар берлеге рәисе Харис Якупов та була. Шәле авылында Вахитов исемендәге колхоз хезмәткәрләренә аның белән эшләү бәхете насыйп була. Харис Абдрахмановичның истәлекләренә караганда, ул үзе дә бу чорны яратып искә алган, картинаны якты, ачык буяулар белән генә бизәп калмаган, ә мондагы матурлыктан күңеленә рухи рәхәтлек алган. Монда ул 30га якын этюд портретын ясый. Нәтиҗәдә, бер зур әсәр барлыкка килә, үзәктә өч кеше сурәтләнә: Мәрзия Исламова, Фәүзия Гәрәева, Сәкинә Сәгъдиева.

– Без монда яшь кызларны күрәбез, алар яшь булсалар да, инде күп эшләр башкарган, алар көчле, әлбәттә карап торышка аларның көчле булулары күренми, әмма авторга моны ассызыклау, шундый исем белән атау мөһим, – дип билгеләп үтә галереяның өлкән фәнни хезмәткәре һәм күргәзмә кураторы Вера Силкина. – Ул үзенең истәлекләрендә кызу кояш астында кызларның этюдларын язуның никадәр авыр булуы турында уртаклашкан. Ул рәсемнәр, фотолар ясаган, карандаш белән ясалган эскизлар күп. Колхоз рәисе аша ул алдынгы сыер савучыларны модель итеп чакыруны сорый. Рәссам, нигездә, затлы кешеләрне сурәтләргә омтылган, хезмәт батырлыклары башкарган гади колхозчылар ул вакытта иң затлы кешеләр саналган. Ул персонажларны казанышлары аша эзләгән. Аның истәлекләренә караганда, бер сыер савучы килеп: “Мин ямьсез, сез башка кешене чакырсагыз яхшырак булыр иде”, – дигән. Ә ул аңа чын матурлыкның, алдынгылыкта, хезмәттә булуын әйтә. Хатын-кызларның матурлыгын ул аларның көчендә күргән. Бу кешеләр рәссамның күңеленә үтеп керә, һәм ул анда эш өчен генә түгел, ә күңеленә рухи азык эзләп тә барган, – дип саный фәнни хезмәткәр.

Аның фикеренчә, шәлелеләр рухландырган иҗат аның үсешенең бер этабы булып тора. Третьяков галереясында Харис Якуповның бер эше саклана һәм бу – “Минем шәлеләр” дип атала, анда ул үзен һәм Шәле авылында яшәүчеләрне сурәтли, алар белән аралаша, дуслаша. Ул анда даими яшәмәгән, берничә ел дәвамында килеп китеп йөргән, кайвакыт анда аның белән хатыны да кайткан. Шәле хатын-кызын сурәтләгән картиналарның берсе чит ил күргәзмәсеннән юкка чыга, фаразлар буенча Берлинда югалган. Урлаганнармы? Әлегә кадәр билгеле түгел. Автор аның күчермәсен ясаган.

СӘГАТЬЛӘР БУЕ ХӘРӘКӘТСЕЗ УТЫРЫРГА ТУРЫ КИЛГӘН

“Көчле кешеләр” картинасының өч герое арасында бүген Фәүзия Гәрәева гына исән. Ул туган авылы Шәледә матур урамнарның берсендә яшәвен дәвам итә. Аның өчен бу вакыт яшьлекнең иң якты вакыйгасы булып истә кала. Аннары ул кияүгә чыга, Сәйфетдинова фамилиясен ала.

Фәүзия Гәрәеваның 1961 елдагы портреты һәм бу көннәрдә төшерелгән фотосы.

– Без җәйге лагерьда сыер сава идек, Харис абый шофер белән килде, – диде ул. – Безне фотога төшерәчәкләр, диделәр. Мин төшәргә теләмәдем. Ферма мөдире: “Фәүзия, син төшәсең!" диде. Барысы да гадәттәгечә түгел, шулай да күңелле булды, янәшәдә генә Мишә елгасы ага, комлы яр, матур, әмма минем йокым килә иде. Сыер саварга бик иртә киләбез бит. Басып торганда аяклар калтырый. Бик озак басып торырга туры килә иде бит, кайвакыт көннәр буе. Мин үземнең күлмәгемне, үземнең алъяпкычымны кия идем. Якупов кайвакыт лагерьда палаткада да калгалый иде. Соңрак безнең өебезгә дә килде, бүләкләр бирде, безнең картина кайдадыр беренче урынны алды дип әйтте. Мин, әлбәттә, шатландым. Эх, мин нинди чибәр булганмын бит, – диде әңгәмәдәшебез елмаеп, ул еллардагы фотоларны күрсәтеп.

Ул шулай озак еллар сыер сауган. Башта кул белән, аннары беренче аппаратлар барлыкка килгән. Бер сыердан 20шәр литр сөт савып ала торган булганнар.

Рәссамны Шәледә яшәүче Минзифа Хәсәнова да яхшы хәтерли.

– Якуповлар минем туганнарыма килделәр, шунда таныштык. Харис абый: “Әй, нинди матур кыз, әйдә, без сине көнбагыш арасында фотога төшерәбез”, – диде миңа. Мин ул вакытта сигезенче сыйныфта укый идем. Миңа дус кызлар белән җәйге лагерьга барырга, рәссамның ничек эшләвен карарга кызык иде. Алар монда 11 ел булды. Өч көтүче – Шамил абый, Йосыф абый, Миннегали абый сурәтләнгән картина да бар. Харис Якупов 2010 елда вафат булды, без гомер буе аңа безне бөтен дөньяга данлаганы өчен рәхмәтле булачакбыз.


Галереяның фәнни хезмәткәре Вера Силкина:

– Бу һәркем өчен катлаулы процесс була, ләкин нәтиҗәсе искиткеч килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса