Языл һәм Ipad от!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар өчен "Языл һәм Ipad от" дип аталган традицион акция игълан итә. Төп бүләк - Ipadны "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга язылган әбүнәчеләрнең берсе ота алачак.
Конкурста катнашучы кешеләрне санлы фотоаппаратлар, акциянең спонсоры Кукмара табак-савыт заводы бүләкләре һәм әлбәттә, төп приз - Ipad көтә. Ә иң күп суммага газета-журналларга язылучы бер кешегә махсус бүләк әзерләнәчәк.
Конкурсның төп шарты - 30 декабрьгә кадәр "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына 6 айга язылу. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең акциядә катнашучы басмалары исемлеге, шулай ук конкурс шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
Акциядә катнашу өчен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресына язылган квитанцияләрегезнең күчермәләрен (яки язылган өчен он-лайн түләү турындагы бастырып чыгарылган язмасын) җибәрегез. Үзегезнең телефоныгызны күрсәтегез, "Акция" дигән билге куегыз.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм бүләкләрне алу шартлары www.tatmedia.ru сайтында.
Акциянең срогы: 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 10 мартына кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа