Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзләрен дә күрсәттеләр, башкаларны да күрделәр

Кукмарада узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында Питрәч номинантлары барлык призлы урыннарны яулап кайтты.

Ә аңарчы бәйгедә катнашу өчен кандидатларны үзебезнең районда энә күзеннән үткәрделәр, иләктән иләделәр.
Монда аларның социаль-иҗтимагый активлыклары, гаиләдә дә, эштә дә шәхси үрнәкләре, кыскасы, барлык сыйфатлары тикшерелде. Һәм, нәтиҗәдә, оештыру комитеты зона турына 6 кешене үткәрде. Бик зур, киеренке, күпкырлы әзерлектән соң, ниһаять, номинантлар Кукмарага юл алды. Алар белән бергә хуплау төркемнәре, җанатарлар да барды. Шулай итеп 67 кеше 3 автобуска төялеп, белгән догаларын укып, юлга кузгалды. Аларны, таң тишегеннән тәмле йокысын кызганмыйча, район мәдәният йортына төшеп җиткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Урысова хәерле юллар, уңыш теләп озатып калды. Һәм менә 135 километр араны ике сәгать ярымлап үткәннән соң, ике район Теләче һәм Саба чикләрен узып, җырларда макталган Кукмарага исән-сау килеп тә җиттек.
Минем бу төбәктә бер дә булганым юк иде әле. Шәһәр тибындагы поселок, иң элек, зурлыгы, нык, таза, матур йортлары белән сокландырса, икенче яктан социаль һәм мәдәни, сәүдә, административ структураларның үзәктә, төп юлда бик уңайлы урнашуы сөендерде. Теләгән бер учреждение, оешманы азапланып эзләп, соранып йөрисе юк, алар күз алдында. Әнә, мәһабәт мәдәният йортлары да юл өстендә генә. Бик уңайлы, затлы итеп эшләнгән мәдәният учаклары: иркен фойелар, зиннәтле тамаша залы, зур бәйрәмчә бизәлгән сәхнә һәм дә хуҗаларның елмаеп, якты йөз белән каршы алулары, билгеле, кәефне күтәрә. Һәр район делегациясе өчен аерым киенү-чишенү урыннары да билгеләп куелган иде. Безнең район делегациясенә бигрәк уңайлы җирдән биргәннәр - ишектән килеп тә керәсең, "Питрәч" дип язып куелган бүлмәгә кереп тә китәсең.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, зона турына 8 район - Питрәч, Лаеш, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмарадан 40 номинант көч сынашырга килгән. Күргәнегезчә, бик көчле районнардан вәкилләр җыелган. Алар 10 номинациядә 7 шәр минут чыгыш ясады. Шул кыска вакытка сыешып, бөтен эшчәнлекләр күрсәтү таләп ителә иде. Безнекеләр 6 номинациядә катнашты һәм искиткеч уңышларга ирештеләр. 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарны яулап алдылар!
Быел өр-яңа номинация кертелгән. Ул "Хатын-кыз - галим" номинациясе. Анда Шәледән Язилә Абдрәхимова катнашты. Бу олы шәхесне безнең төбәктә генә түгел, республикада да беләләр. Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, татар теленнән уку-укыту методикасы буенча күпсанлы китаплар, әдәби әсәрләр авторы, Шәле башлангыч ветераннар рәисе ул! Аңа бәйге Дипломы һәм Кукмара символы - сувенир чиккән киез итек тапшырылды (бу киез итекләр Казанда узачак Универсиадага да күп итеп әзерләнә икән).
3 нче урынга 3 номинант лаек булды. "Өлкән яшьтәге ел хатын-кызы" номинациясендә - Фәния Мингалиева. Ул - туган якны өйрәнү музее методисты, Питрәч якташлар җәмгыяте секретаре, "Җәүһәр" татар халык ансамбле җитәкчесе.
Хатын-кыз - ана" номинациясендә - Рушана Шеваловская. Ул тәрбиягә 6 бала алган олы йөрәкле хатын-кыз.
"Ир-ат - лидер" номинациясендә - Илдар Кадриев. Ул озак еллар район үзәге мәдәният йорты директорры булып эшли. Әле яңа гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2 нче урында "Минем һөнәр - минем язмыш" номинациясендә катнашучы Гөлфия Фәйзрахманова. Ул "Ак барс-Питрәч" оешмасының 4 нче бүлекчәсе машина белән саву операторы.
Һәм, ниһаять, "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә 1 нче урын яулаган Анжелика Горностаева. Ул - балалар сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирү укытучысы. Аның көчле, аһәңле тавышы залда утыручы жюрины да, тамашачыны да таң калдырды. Анжелика җырлавын бик көчле алкышладылар. Ә ул өйрәткән балалар сәхнә "тотты". Алар, әйтерсең, шунда туган, шунда үскән. Шулкадәр оста чыгыш ясадылар. Билгеле, башка районнар да бик көчле көндәшләр иде. Мәсәлән, Әтнә районыннан балалар хореография төркеме чыгышын тамашачылар исләре китеп карап утырды. Укытучылары алардан чын артист-биюче ясаган. Әйе, Татарстаныбызда талантлар, үрнәк алырлык, мактап сөйләрлек кешеләребез күп.
Шулар арасында Питрәч районы номинантлары да үзләрен күрсәтеп кайтты. Серне чишим әле, мәдәният бүлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова бәйгедә катнашкан номинантларның һәммәсе дә җөмһүриятебез Президенты белән очрашуга барачагын әйтте.
Зона туры Кукмарада узачагын белгәч, уйнап кына "Бөтенебезгә киез итек бирерләр" дигән идем. Чыннан да шулай булды бит. Бөтен номинантларга чыгышларыннан соң Диплом белән бергә бүләк итеп кечкенә сувенир киез итек тапшырдылар.
Рәсемнәрдә: бәйге номинанты Фәния Мингалиева "Җәүһәр" белән чыгыш ясый (уңнан бишенче);
1 нче урын алган Анжелика Горностаева; балалар бии.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса