2025 елда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең даталары билгеле булды
Аларны Мәгариф министрлыгы игълан итте
Россиянең барлык мәктәпләрендә 2025 елда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрергә тәкъдим ителгән даталар билгеле булды. Бу хакта «Российская газета» яза.
Соңгы кыңгырау бәйрәме - 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык төбәкләренә дә Мәгариф министрлыгының шул хактагы тәкъдимнәре җибәрелгән инде.
Тантаналы чараларда флаг күтәрү һәм Россия Федерациясе гимнын башкару ниятләнә.
Педагогик династия вәкилләре һәм күп балалы гаиләләргә аерым хөрмәт күрсәтеләчәк. Ата-аналар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышлары да планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа