Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

“Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әниләрен бәйрәм белән котлады

Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасында Әниләр бәйрәменә багышланган чара булып узды.

Балалар бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалр әниләре рәсемнәрен ясады, шулай ук әниләренә бүләккә үзләренең кул эшләрен әзерләделәр.

Бәйрәм чарасы бик матур башланды. Ул ике телдә алып барылды. Балалар әни турында бик матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр.

Алып баручы кызыклы сораулар бирде, ә балалар бер дә сынатырга теләмәде. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирүдә Камилла, Адилә, Ислам башкалардан аерылып торды.

Бәйрәмдә зурлар төркемендә йөрүчеләр "Яшелчәләр талаша" дигән әкият күрсәттеләр. Әлеге әкият балаларга мактанырга ярамаганлыгын, юкка барга талашмаска, әниләрне борчымаска кирәклеге турында сөйли.

Балалар рольләрен бик оста итеп, җиренә җиткереп башкардылар. Мәсәлән Альбина - куян, Диләрә - әби, Ислам - бабай, Сережа - кәҗә, Илгизәр - малай рольләрен башкарды.

Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте. Һәрвакыт шулай әниләребезне шундый чаралар белән сөендереп торыйк. Һәрбер анага да балаларының уңышларына куанып, озын гомер кичерергә язсын.

Бу урында Римма Гайнанованың шигырь юлларын язып үтү бик урынлы булыр, мөгаен.

Гади генә бер сүз "әни",

Күпме аклык, сафлык анда!

"Әни" диюгә җылылык

Һәм ышаныч туа җанда.

Җылы куеныңа сыенып.

Җил-яңгырны мин белмәдем.

Алтын канатлы балачак

Насыйп булсын һәркемгә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса