Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Балачак белән хушлашыр вакыт җиткән

Бу көнне мәктәп укучылары зур түземсезлек белән көтеп ала, әмма бу көнне һәркемнең күңелен моңсу хисләр биләп ала. Безнең районның 17 мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. Аерылу һәрвакытта да моңсу, күңелсез. Шулай да мәктәпне тәмамлаучыларга озак моңсуланырга туры килми, аларны алда имтиханнар, кызыклы олы тормыш көтә.

Ленино-Кокушкино мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмамлаган җиде укучы  уку елы тәмамлану  уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейканың төп геройлары  булды.

– Бүгенге көндә иң зур хыялым югары уку йортына укырга керү, мин укытучы булырга хыялланам, – диде Александра Синичкина.

Ә Эльвира Гатина  төзелеш институтына  укырга керергә тели:

– Йортларга проект төзисем килә. Үзем хыялланган йортны  төзергә телим, – диде ул. Аларның сыйныфташы Нияз Суляев  үз тормышын компьютер технологияләре белән бәйләргә уйлый.

–  Ә минем өчен иң мөһиме, минем белән әти-әниемнең горурлануы. Алар мине укыту һәм тәрбияләү өчен күп көч куя. Мәскәүдә укырга хыялланам, бу планым тормышка ашмаса да борчылмаячакмын, өйгә якынрак булырмын, – диде Дария Иванова. Сүз уңаеннан, ул алтын медальгә бара.

– Бишенче сыйныфта алар минем 21 укучы иде. Бу гади генә сыйныф түгел иде, без бергәләп күп нәрсәләр кичердек, аннан соң гына  тату, актив, күңелле һәм бердәм коллективка әверелдек. Укучыларыма алдагы тормышларында һәм имтиханнар тапшырганда уңышлар телим, – диде аларның сыйныф җитәкчеләре Эльвира Мостафина.

Монда тугызынчы сыйныфны 26 укучы тәмамлый. Сүз уңаеннан, тугызынчы сыйныф укучылары елның-елында укуларын  мәктәптән читтә дәвам итәргә уйлый, алар  эшче һөнәрләр сайлый яки  лицей һәм көллиятләргә укырга кереп югары белем алуга беренче адымнарын ясый.

Бүген тугызынчы сыйныфта укучы Диана Демидова өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.

- Мин табиб булырга телим, шуңа күрә медицина көллиятенә укырга керәчәкмен. Аны тәмамлаганнан соң, югары белем алачакмын, - ди ул.

Сизелми дә узып киткән мәктәп еллары турында ата-аналар да искә ала.

- Әле күптән түгел генә улым Айрат бу мәктәп бусагасын атлап кергән иде кебек, ә хәзер инде ул зур малай, - дип билгеләп үтә Елена Пристанская. - Вакыт, әлбәттә, бик тиз уза. Чыгарылыш укучыларына, иң беренче чиратта, имтиханнарны яхшы тапшырырга телим. Балаларыбызга белем биргәннәре өчен мәктәп коллективына бик зур рәхмәт әйтәсем килә, - ди ул.

Тантаналы линейкада укучыларга карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Район башлыгы Илһам Кашапов аларга уңышлар, нык сәламәтлек теләде.

- Планнарыгыз, хыялларыгыз чынга ашсын. Кайда гына, кем генә булсагыз да, олы тормышка алып барган юлыгызның биредә, Ленино-Кокушкино мәктәбендә башлануы турында онытмагыз, - диде ул.

Бу көнне район мәктәпләренең 85 чыгарылыш укучысы үз мәктәпләре белән саубуллашты. Аларның 43е район үзәге мәктәбенең чыгарылыш укучылары. Иске Шигали мәктәбендә - ике, Кощакта һәм Татар Казысында - өч, Богородск, Колай һәм Ленино-Кокушкинода - җиде чыгарылыш укучысы. Татар Тау Иле мәктәбе директоры Раилә Мифтахова үзенең дүрт чыгарылыш укучысы турында зур мәхәббәт белән сөйли.

- Алар барысы да төрле авыллардан килделәр. Татар Тау Иленнән Илмаз Сафин  химия, биология белән мавыкты, олимпиадаларда катнашты һәм җиңде. Юныс авылыннан Рамил Идрисов - актив спортчы, көрәш белән шөгыльләнә, Пимәрдән Алсу Сафина бик тәртипле кыз, яхшы укыды. Княжа авылыннан Бифатыйма Косимжонова безнең мәктәпкә җиденче сыйныфка килде, шушы вакыт эчендә ул татар телен өйрәнде. Аларга бу тормышта бары тик яхшылык кына телим, - ди ул.

Соңгы кырау көтеп алган җәйге каникуллар башлануы турында белдерткән балаларга исә яхшы, кызыклы ял һәм якты тәэсирләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса