Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларның белеме сыйфатлырак булачак, диләр

Питрәч район суды бинасында Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышы үтте. Белкино авылында яшәүче Галина Волкова һәм Равхат Маликов Питрәч районы Уставы статьяларының кайбер пунктларының һәм район башкарма комитеты карарлары белән расланган аерым нигезләмәләрнең кайбер пунктларының конституционлыгын дәгъвалады. Гади тел белән әйткәндә, сүз Белкино мәктәбен үзгәртеп кору турында барды.

Безнең республикада аз комплектлы мәктәпләрне үзгәртеп кору инде ничә еллар тулы куәткә алып барыла. Белгечләрнең дәлилләре ышандырырлык: кечкенә авыл мәктәбендә лаеклы белем дәрәҗәсе тәэмин итү мөмкин түгел, монда яшь, өметле укытучыны китереп булмый, укучылар арасында көндәшлек юк, бер укучыга чыгымнар да бик югары, дип раслый алар. Моннан тыш, республика мәгариф министры Энгель Фәттахов аз комплектлы урта мәктәпләрне тәмамлаучыларның БДИ буенча бик түбән күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтте. Кайвакыт аерма 5 балл тирәсе тәшкил итә.

Мондый үзгәртеп кору районыбызның берничә мәктәбенә кагылды инде. Узган ел район башкарма комитеты карары белән Белкино мәктәбен үзгәртеп төзергә дигән карарга киленде. Хәзерге вакытта авылда башлангыч мәктәп кенә эшли. Югары сыйныф укучылары Ленино-Кокушкинога барып укый. Ике авыл арасы якын түгел - 18 километр, алар өчен яңа мәктәп автобусы билгеләнгән. Әмма ачыкланганча, авыл халкы мәгарифтәге мондый үзәрешкә каршы:

- Безнең мәктәпне япканда анда 28 бала укый иде. Без авылда төп мәктәпне калдыруларын сорап район башлыгына, республика һәм федераль Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек, кеше хокуклары һәм бала хокуклары буенча вәкаләтлеләргә һәм прокуратурага хат яздык. Һәр мөрәҗәгать хатына бөтен авыл халкы үз имзаларын куйды, - диде Галина Волкова. - Бу мәктәптә минем беркемем дә укымый инде, авыл өчен бик борчылам, авылның яшәвен телим. Анда җитештерү тармагы бар. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ ел саен киңәя бара, яңа терлекчелек корпуслары төзелә. Монда эшче куллар һәрвакыт кирәк, - диде Галина Ивановна.

Икенче як та үз аргументын китерде.

- Оптимальләштерүнең максаты - белем бирү сыйфатын күтәрү. Аз комплектлы мәктәп балаларының мөмкинлекләре азрак. Моннан тыш, монда төп мәктәпне тоту икътисади яктан да файдалы түгел. Бер елга безнең район моның өчен 3,5 миллион сум акча тота, - диде Питрәч район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы Светлана Павлова.

- Белкино мәктәбенең ике укучысы география буенча бердәм дәүләт имтиханын икелегә бирде, - дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем идарәсенең укучыларга гомуми белем һәм еллык аттестация бүлеге башлыгы Лилия Сәүбанова.

Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС системасы буенча контрольдә тотыла, маршрутлар расланган, бернинди вакыйгалар да булуы мөмкин түгел. Эшсез калган барлык укытучыларга яңа эш урыннары тәкъдим ителде. Ленино-Кокушкино мәктәбендә балаларның һәр яклап үсеше өчен мөмкинлекләр күбрәк, анда матди-техник база яхшы, түгәрәкләр, секцияләр эшли, - диде чыгыш ясаучылар.

Ике якның да фикерен исәпкә алып, суд бер айдан карар чыгарачак. Ә хәзерге вакытта Белкинода 1976 елда төзелгән мәктәп бинасында ремонт эшләре алып барыла: тәрәзәләр алыштырылган инде, чиратта түбә һәм җылылык системасы ремонты. Тиздән мәктәп укучылары монда китапханәгә, мәдәният йортына чараларда катнашырга, авыл советына һәм ФАПка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса