Беренче мәктәп укучылары Рабит Батулла иҗаты белән танышты
5 апрельдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре библиограф Павлова Надежда һәм китапханәче Нуриева Алина Питрәч беренче номерлы гомуми белем бирү урта мәктәбендә,
8 "В" сыйныф укучылары өчен күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 ел тулуга багышланган "Кичер мине, Әнкәй" диеп исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Кичәдә Рабит Батулланың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, укучылар сәнгатьле итеп Рабит Батуллага багышланган шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, кичә ахырында "Кичер мине, Әнкәй " дип исемләнгән спекталеннән өзек күрсәтелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia