Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Биш ел эчендә “Прогресс” лицеенда укучылар саны дүрт тапкыр диярлек арткан

Укучылар саны 600дән ике меңгә җиткән

“Царево” торак комплексындагы “Прогресс” күп профильле лицее яңа уку елы башлануын тантаналы рәвештә каршы алды һәм үзенең бишенче туган көнен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан бәйрәм линейкасында хәрефләр һәм цифрлар белән бизәлгән күп катлы кәгазь торт пәйда булды, ә аның өстен “5”ле цифры бизи иде.

Лицей директоры Ревгат Тибаев билгеләп үткәнчә, 2020 елда биредә авыл җирлегендә республикада беренче шәһәр форматындагы мәктәп ачылды.

– Ул вакытта без 664 укучы кабул иттек, ә бүген бездә 2189 укучы белем ала. Бу чор безнең өчен формалашу, уңышлар һәм зур өметләр бишьеллыгы булды. Быел беренче сыйныфка 270 бала укырга керде. Киләсе бишьеллыкта лицей бердәм команда эше ярдәмендә яңа белемнәр һәм казанышларга ирешер дип ышанабыз, – дип ассызыклады ул.

Җитәкче шулай ук лицейда уку ике сменада оештырылуы, ә педагогик состав тулысынча кирәкле кадрлар белән тулылануы турында әйтеп узды.

Беренче кыңгырау беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен яңа тормышка ишек ача торган төп бәйрәмгә әверелә. Лицейда быел барлыгы ун беренче сыйныф җыелган. Шуларның берсен – 1“Б” сыйныфын укытучы Эльза Шәкүрова кабул итте. Шунысы кызык, элек ул предмет укытучысы булган һәм химия һәм биология укыткан.

– Балалар шундый илһамланып, шундый ихлас күңелдән каршы алалар. Аларның күзләрендә – зур кызыксыну чагыла. Минем күңелем нәкъ менә кече сыйныф укучыларына тартылды, – дип аңлатты Эльза Рафыйкъ кызы, ни өчен үзенең башлангыч сыйныфларны сайлавын аңлатып.

Беренче сыйныф сәгатендә үк аның балаларга мавыктыргыч химик тәҗрибә күрсәтүе гаҗәп түгел. Ул аларга “Нигә укырга кирәк?” дигән фәлсәфи сорау бирде. Балаларның җавабы төрле: укымасаң ахмак буласың дигәннән алып белем ала алмасаң, акча эшли алмыйсың һәм машина сатып ала алмыйсың дигән җавапка кадәр. Аның сыйныфында 32 бала, һәм алар барысы да әзерлек курслары узган.

– Балаларның күрсәткечләре бик яхшы. Алар инде укый да, яза да беләләр. Кайбер күнекмәләрне шомартасы гына калды, – дип билгеләп үтә педагог.

Беренче сыйныф укучысы Марк Залогин укый белүен, ә менә язу өстендә яхшылабрак шөгыльләнергә кирәклеген таный. Аны 1 сентябрьдә бәйрәмгә күпме укучы килүе гаҗәпләндерде.

– Урамда шулкадәр күп кеше – миллион! – ди малай. – Минем мәктәпкә бик барасым килгән иде, чөнки әни бик күп матур киемнәр сатып алды. Мин аларны киеп йөрергә теләдем, – дип уртаклаша ул мәктәп формасы турындагы тәэсирләре белән.

Белем көненә багышланган тантаналы линейкада Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская катнашты. Алар укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны котладылар, балаларга уңышлы укуларын теләделәр.

“Прогресс” лицее укучылар саны буенча районда икенче урында. Беренче урында Көек авылындагы “Алгоритм” лицее тора, анда 4 меңнән артык бала белем ала. Аннары район үзәге мәктәпләре бара – аларның һәркайсында 1000 гә якын бала исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса