Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч мәктәбе укучылары сугыш турында хәтерне ничек саклыйлар

Проектта беренче сыйныф укучыларыннан алып югары сый-ныф укучыларына кадәр - бары- сы да катнашты.

Питрәч икенче мәктәбе укучылары Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган проектлар тәкъдим иттеләр.

“Чемодандагы музей” – теләсә кайсы аудиториядә “җәелдерергә” мөмкин булган тере тарих. Балалар сугышты катнашкан бабаларының шәхси әйберләрен, саргайган фронт хатларын, дистә еллар буена гаиләләрдә кадерләп сакланган орденнар һәм медальләрен, сугыш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләрне җыйдылар. Һәр предмет – экспонат кына түгел, ә бер батырлык тарихы.

Проектта беренче сыйныф укучыларыннан алып югары сыйныф укучыларына кадәр - барысы да катнашты. Ата-аналар һәм педагоглар реликвияләр, докладлар әзерләргә булышкан.

– Без балаларның Җиңүнең нәрсә бәрабәренә ирешелүен аңлауларын, геройларны истә тотуларын һәм тыныч тормышның кадерен белүләрен телибез, – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гатиятуллина.

Өч укучының әнисе Диләрә Шәфыйкова, фронт көнкүрешен тәэмин итү өчен генә булса да, балаларга безнең солдатларның 
нинди авырлыкларны җиңеп чыгуларын күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтте. Аның әтисе һәм абыйсы – хәрбиләр, артиллеристлар, моннан тыш ул музейга, тыныч вакытта батырларча һәлак булган танышы – “МиГов” сынаучысының кителен биргән.

Әлеге чараның төп мәгънәсе – “Хәтер исән чакта, без исән”. Бу чемоданнар – әйберләр коллекциясе генә түгел. Бу безнең кем 
икәнебезне һәм илебезнең нинди юл үткәнен онытырга ирек бирми торган буыннар арасындагы күпер. Укытучылар һәм ата-
аналарның да батырлар турында сөйләгәндә күзләре яшьләнү гаҗәп түгел. Ата-бабаларың өчен горурлык шулай тапшырыла да инде. 

Сигезенче сыйныф укучылары Ләйсән Хафизова һәм Альмир Вәлиев 2023 елда якташыбызның Волгоградта спорт ярышларында булганда тапкан каскасы тарихын сөйләделәр. 8 Б һәм В сыйныфлар 
стенды нәкъ менә Сталинград сугышына багышланган. Стендта шулай ук якташларыбызның 1942 елда Сталинградтан Татар Тау Иленә язган хатлары да бар. Балалар каска һәм хатларның бер кешенеке булуы мөмкинлеген дә кире какмыйлар.

8 Б сыйныф җитәкчесе Гөлназ Хөсәенова билгеләп үткәнчә, мондый практик тикшеренү эшчәнлеге балаларга тарих рухы 
белән сугарылырга мөмкинлек бирә:

– Барлык укытучылар да вакытлыча тарихчы булдылар, сугыш 
чорына чумдылар. Балалар белән 
бергә эшләү – иң яхшы патриотик тәрбия. 

11 А сыйныф җитәкчесе Илсөяр Гыйсмәтова Германиядә Җиңү көнендә төшерелгән, зенитчы өлкән лейтенант бабасы Мәхмүт 
Вәлиев фотоларын күрсәтте. 1 А сыйныф укытучысы Лариса Трифонова Сталинградтан Венгриягә кадәр юл үткән иренең бабасы капитан Игнатий Трифонов турында сөйләде. 

Барлык катнашучыларны санап чыгасы килә, ләкин бу мөмкин түгел. Оештыручылар да шушы ук проблема белән очрашты. 

Башта конкурсның җиңүчеләре билгеләнәчәк дип планлаштырылган иде, әмма проектлар-
ны яклау процессында жюри бу планнан баш тартты. Барлык проектлар да җиңүгә лаек иде, һәр эш күңел җылысын биреп баш-
карылган. Барлык сыйныфларны да мактау грамоталары белән билгеләргә карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса