Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыты мәктәбе бу ремонтны озак көтте

Чыты мәктәбенең утыз еллык тарихында беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә. Шушы көннәрдә төзүчеләр тәрәзәләрне алыштыра башлады. Бу эш мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү республика программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Әлеге программа республикада икенче ел гамәлдә инде. Узган ел районда әлеге программа һәм район администрациясе ярдәме белән район үзәгенең 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре һәм Шәле урта мәктәбе ремонтланды. 2013 елда тагын 3 мәктәп ремонтланачак. Болар: Керәшен Сәрдәсе, Чыты һәм Ленино-Кокушкино мәктәпләре. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага әлеге мәктәпләрнең түбәсе, тәрәзәләре, эчке ишекләре алыштырылачак, коммуникация, санузел, фасады ремонтланачак, нигезләре ныгытылачак.
- Без бу ремонтны бик көткән идек инде, - ди мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов. - Мәктәбебез инде артыгы белән таушалган иде. Монда 1981 елдан бирле капиталь ремонт ясалганы булмады. Менә, ниһаять, төзүчеләрнең әлеге эшкә алынуларына без бик шатбыз. Ремонт барышында килеп чыккан вакытлыча уңайсызлыкларга без ничек тә түзәрбез. Аның каравы, ремонт эшләре тәмамланганнан соң мәктәпнең энергия нәтиҗәлелеге 20-30 процентка артачак. Моннан тыш бинаның куркынычсызлыгы да артып, төрле бәла-казалар килеп чыгу мөмкинлеге сизелерлек кимиячәк. Иң мөһиме, укучыларга белем алу өчен мәктәптә бик күп уңайлыклар тудырылачак. Әлбәттә, иске мәктәп бинасын тиешле дәрәҗәгә җиткерү бик зур эш башкаруны таләп итә. Шуңа күрә дә подрядчылар - "Төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчеләре эшне катгый график буенча җаваплы һәм җиренә җиткереп башкара, - дип билгеләп китте мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов. - Ике-өч көн эчендә алар мәктәпнең бөтен тәрәзәләрен алыштырып бетерделәр, - дип тә өстәп куя.
Мәктәптә төп ремонт эшеннән тыш бик күп өстәмә эш тә башкарыла. Аларны укытучылар, техник хезмәткәрләр, өлкән сыйныф укучылары, ата-аналар башкара. Без мәктәпкә килгән көнне дә ремонт эшләре берьюлы ике катта да бара иде. Төзүчеләр яңа пластик тәрәзәләр куя, ә ата-аналар һәм мәктәп коллективы җыештыру, тәртипкә китерү эшләрен башкара, кирпеч ташый, чүп түгә. Ә икенче төркем идән юарга киләсе икән. Кабинетларны дәресләр үткәрер өчен тәртипкә китерергә кирәк. Каникуллар ахырына якынлаша.
Хәбир Заһретдинович билгеләп киткәнчә, иң мөһиме, ремонт эшләре укыту-тәрбия эшенә берничек тә комачауламый. Дүртенче чирек башлануга төзүчеләр тышкы яктагы ремонт эшләренә керешәчәк. Түбә алыштырылачак, бинаның фасадын тәртипкә китереләчәк. Ә җылыту системасын җәй көне - барлык укучылар да җәйге каникулларга киткәч кенә алыштырачаклар. Мәктәпнең эчке бизәү эшләрен соңрак - укытучылар укучылар һәм ата-аналар белән берлектә башкарачак.
- Без ремонт эшләренең тәртибен, барышын төгәл билгеләдек. Һәркем кайчан нинди эш башкарачагын, нәрсә өчен җаваплы икәнен яхшы белә. Бөтен коллектив ремонт эшләрендә актив катнаша. Чөнки биредә үзебез эшлисе бит. Мин 1 августка ремонт эшләре тәмамланачагына өмет итәм, - ди мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса