Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыты мәктәбендә укытучы һөнәрен сайлаган укучылар очрашты

Бу мәктәпне тәмамлаган 51 кеше педагог булып киткән.

Кайберәүләр өчен бу тормыш эшенә әверелгән, алар инде үзләре тәҗрибәле остазлар. Кемдер катнаш өлкәләрдә эшли, ә кемдер әле бу эшнең асылына төшенеп кенә килә.
 

Хәбир Сәйфетдинов, Питрәч авылындагы 2 нче мәктәп директоры

– Бу минем 37 нче уку елым, аларның 30ы туган авылымдагы Чыты мәктәбендә үтте. Бу еллар минем өчен җәннәт булган икән, хәзер барысы да катлаулырак. Хәзер мин җитәкләгән мәктәптә мең бала укый, ике йөз кешелек педагогик коллектив эшли. Шулай да, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме, дип сорасалар, мин ризалашмас идем, барыбер шул ук юлны сайлар идем. Туган мәктәбемнән соң мин урта белемне Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә алдым. Чыгарылыш кичәсеннән соң ук без сыйныфташым Гөлнирә белән Казанга, пединститутка киттек. Без аның кайда икәнен дә белми идек, эзләп таптык, документларны тапшырдык. Ләкин безгә бәхет елмаймады - укырга керә алмадык, немец теленнән имтихан тапшырырга кирәк иде, ә авыл мәктәбендә безгә аны укытмадылар. Гөлнирә Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлады, мин заводка эшкә урнаштым. Казан педагогия училищесын тәмамладым, мин моңа бик шатмын, нәкъ менә монда педагогик осталыкка өйрәтәләр. Югары белемне соңрак алдык.


Вакыйф Тимербаев, бизнесмен, Россиянең атказанган тренеры

– Балачактан ук спортны яраттым, көрәш белән шөгыльләндем, шуңа күрә мәктәптән соң физик культура академиясенә укырга кердем. Белем алгач берничә ел укытучы булып эшләдем, тренер булдым, аннары бизнеска күчтем. Безне мәктәптә, соңрак институтта укыткан педагоглар, Бөтенроссия, халыкара ярышларда очрашкан тренерлар һәм көндәшләр, соңрак гомерлек дусларыбызга әйләнде. Остазлар безнең өчен гомер буе якты маяк һәм терәк булып тора.


Айгөл Һадиуллина, яшь педагог

– Балачактан укытучы булырга хыялландым, дип әйтмәс идем, үземне медицинага багышларга уйлаган идем, әти-әнием дә шулай теләде. Ләкин мин татар әдәбиятын бик яратам, мәктәптә укыганда әдәбият дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идем. Унынчы сыйныфта мине укытучым Фәридә Гайнетдинова беренче тапкыр татар әдәбияты буенча республика олимпиадасына алып барды, бу вакыйгадан соң мин үз фикеремне үзгәрттем, укытучы буласым килде. Минем хыялым чынга ашты, монда Фәридә Фәттахетдиновнаның өлеше зур, мин аңа бик рәхмәтлемен. Икенче ел инде Казан шәһәренең бер мәктәбендә педагог булып эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса