Яңа Шигалинең «Үсенте» балалар бакчасы республика киңәшмәсендә катнашты
Алар этномәдәни компонентлы нейроуеннар күрсәттеләр

Яр Чаллыда 59 нчы «Адымнар» полилингваль гимназиясендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе узды. Катнашучылар «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге: чакырулар һәм карарлар» темасы буенча фикер алыштылар.
Чара кысаларында Питрәч районы Яңа Шигали авылының «Царево» торак комплексыннан «Үсенте» балалар бакчасы «Нейроуеннарда этномәдәни компонент» нейрокублар күргәзмәсен тәкъдим итте. Экспозиция мәртәбәле кунакларда зур кызыксыну уятты.

Этномәдәни аспектларга басым ясалган инновацион уеннар мәдәни кыйммәтләрнең белем бирү процессына уңышлы интеграцияләнүен күрсәтте. Күргәзмә актив рәвештә тәҗрибә һәм фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Белгечләр яңа уен форматларын кертү аша мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру юллары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia